ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2022 ел
дүшәмбе

  Сауш мәдәният йортында «Наркотиклар — сак бул!" дип исемләнгән аралашу сәгате узды. Алып баручы чарада катнашучылар белән нинди гадәтләр барлыгын билгеләделәр һәм аларны «зарарлы» һәм «файдалы» төркемнәргә бүлделәр. Катнашучылар тормыштан зарарлы гадәтләрнең кеше сәламәтлегенә һәм тормышына начар йогынты ясавы, нинди сәбәпләр аркасында җинаять юлына әйләнергә мөмкин булуы турында мисаллар уздырдылар.

      Соңыннан наркотикларга каршы «наркотикларга каршы Кинематограф»дигән фильм күрсәтелде. 

   Бүген интернет яшәешнең бөтен өлкәләренә дә үтеп кереп бара. Интернетның тизлеге, аның мөмкинлекләре дә елдан-ел арта. Бүген интернет мәгълүмат алуда иң мөһим чыганак ,әмма шул ук вакытта бер файдасызга вакытны бушка әрәм итеп, көне-төне интернетта утыру да яхшыга китерми. Бу гадәттән бигрәк тә сәламәтлек нык зыян күрә.

   21 май көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл яшьләре белән “Интернетка вакытыңны әрәм итмә” дип исемләнгән әңгәмә уздырдылар. Чараның максаты -  аларны  бер көнгә булса да интернеттан, компьютерлардан аерып, "чынбарлык тормыш"та яшәргә, вакытны яраткан шөгельгә багышларга, әдәби китаплар, газета-журналлар укырга өндәү.

1100 ел элек ислам динен кабул итү,  дәүләт дине буларак мөһим тарихи әһәмияткә ия. 22 май көнне Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл үзәгендә урнашкан "Габделхәй" исемендәге мәчеттә булдылар. Коръән укый белүче Наҗия апа балаларны ислам тарихы белән таныштырды, вәгазь укыды.Шулай ук балаларга өстәл янында әдәплелек кагыйдәләренә өйрәтте. Алар аны зур кызыксыну белән тыңладылар. Матур бинаның ишекләре һәркем өчен ачык.

Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән?! Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Бер ишесе шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә. Икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә. Өченчеләре җир куеныннан ургылып чыга да яшел үзәннәргә җәелә. Дүртенчеләре җир күкрәгеннән бәреп чыгалар да коеларны тутырып торалар. 21 май көнне Караширмә авылы клубында "Чишмәләр- яшәү чыганагы" дигән темага балалар белән әңгәмә үткәрелде һәм авылыбыздан ерак түгел урнашкан чишмәбезгә Рифкать абый экскурсия ясады. Балалар саф сулы чишмәнең матурлыгына сокланып, савытларына су тутырып алдылар. Чишмәләрне чиста тоту, аларны ничек саклау турында да сөйләшү булды.

   Сәламәтлек – кешенең иң мөһим байлыгы. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең хыялларын тормышка ашыра ала, тормышта актив катнаша, хезмәттән, тормыштан тәм табып яши.Яшьләрдә   сәламәт  тормыш  рәвеше,  дөрес  туклану,  көндәлек  режимны  төгәл  үтәү,   сәламәтлекне  саклау  һәм  ныгыту  күнекмәләре  булдыруга  омтылыш  тәрбияләү максатыннан  21 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре әңгәмә үткәрделәр.“ Яшәү бәхете сәламәт булуда” дип  исемләнгән  әңгәмә түгәрәк өстәл артында үтте.

Терроризм-ул авыр җинаять, ул-начар ниятле оешкан төркем кешеләре,  куркыту,көчләү,җәберләү ярдәмендә барысына да ирешергә омтылучылар. Терроризм бүген кешелекнең глобаль проблемасы булып тора. Еш кына гаепсез кешеләр, алар арасында балалар да терракт һөҗүменә очрый. Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча эшчәнлек кысаларында 21 май көнне Айдар авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә яшүсмерләр өчен әңгәмә үткәрелде. Катнашучылар терроризм турында үз фикерләрен әйттеләр. Дөньяда террорчылык вакыйгаларын искә төшерделәр.

Әти-әнинең баласына биргән иң кадерле бүләге – ул күркәм тәрбия. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: “Балаларыгызга карата юмарт булыгыз һәм аларны иң күркәм рәвештә тәрбияләгез”, – дигән. Ә күркәм тәрбия бирү дин нигезләрен аңлатудан, әдәп-әхлак сыйфатларын булдырудан, туган телгә өйрәтүдән башлана. 20 май көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре таджик милләтеннән булган Муратовлар гаиләсендә очрашуда булдылар. Балалар безгә белгән догаларын укып күрсәттеләр. Әлеге гаилә белән авыл халкы бер – берсенең мәдәниятен, телен, традицияләрен, динен хөрмәт итеп, үзара дус һәм тату яшиләр.  Барлык милләтләр дә тигез хокуклы, бәхетле, азат булып яшәргә хаклы.

2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел . 16-22 май көннәрендә Айдар авыл мәдәният йорты бу мөһим вакыйгага багышлап мәдәният йортына керүчеләр игътибарына "Дин: тамырларга кайту" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
Күргәзмә Идел буе Болгарстаны турындагы әдәбиятны, тарихи басмаларны, Ислам диненә багышланган уку әсбапларын үз эченә ала. Әлеге китаплар белән беррәттән, әдәп-әхлакка өндәгән матур әдәбиятка да урын бирелгән. Ислам динен, иң беренче булып, Болгар җиренә алып килгән 3 сәхәбәнең безнең җирлеккә аяк басулары, танышуларын мавыктыргыч төстә сурәтләгән “Ибн Фазланның сәяхәте” дигән китапны да укырга тәкъдим ителә. 22 майга кадәр әлеге тема белән кызыксынучыларга  бай мәгълүмат алырга мөмкин.

Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Шуларны истә тотып без, Алан мәдәният йорты хезмәткәрләре 9-11 сыйныф укучылары белән төрле һөнәр ияләре белән очрашулар үткәрелә. 21 майда "Алда юллар кайсын сайларга" дип исемләнгән очрашу үткәрелде.


21
май, 2022 ел
шимбә

Ярышта Татарстан Республикасының бөтенләй реаль көрәш федерациясе президенты Хәлилов Тарлан Ариф улы һәм Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйниятуллин Динар Сәит улы катнашты. Ярышларда Казан, Нократ Аланы, Питрәч, Теләче, Лаеш шәһәрләреннән командалар катнашты. Барлыгы 91 катнашучы катнашты.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International