2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел . 16-22 май көннәрендә Айдар авыл мәдәният йорты бу мөһим вакыйгага багышлап мәдәният йортына керүчеләр игътибарына "Дин: тамырларга кайту" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
Күргәзмә Идел буе Болгарстаны турындагы әдәбиятны, тарихи басмаларны, Ислам диненә багышланган уку әсбапларын үз эченә ала. Әлеге китаплар белән беррәттән, әдәп-әхлакка өндәгән матур әдәбиятка да урын бирелгән. Ислам динен, иң беренче булып, Болгар җиренә алып килгән 3 сәхәбәнең безнең җирлеккә аяк басулары, танышуларын мавыктыргыч төстә сурәтләгән “Ибн Фазланның сәяхәте” дигән китапны да укырга тәкъдим ителә. 22 майга кадәр әлеге тема белән кызыксынучыларга бай мәгълүмат алырга мөмкин.