ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2022 ел
шимбә

20 май көнне район балалар китапханәсенең «Гөрләвек» клубына йөрүче укучылар Теләченең 3 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасында «Театральная мозаика» исемле тамаша тәкъдим иттеләр. Укучылар төрле әкият геройларының уй - кичерешләрен матур итеп уйнап күрсәттеләр. Бакча балалары үзләре дә төрле халык әкиятләре буенча төзелгән сорауларга җавап бирделәр, әкият геройлары, әкиятләр турындагы табышмакларга җавап эзләделәр. Курчак театры китапларны яратырга өйрәтә, эстетик тәрбия бирүдә зур роль уйный.

Шушы уңай белән мәктәбебездә​ мероприятие ​ оештырылды.​ Бәйрәмдә 1972-1975 нче елларда​ Иске Җөри урта мәктәбендә Өлкән пионервожатый булып эшләгән ​ Гыйлметдинова Сәрия Бәдәмшовна да ​ катнашты.​ Ул укучыларны үзе эшләгән чорда ​ пионерлар хәрәкәтенең ​ эшчәнлеге белән таныштырды. ​ Матур хатирәләрен яңартты. Чыгышлар матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Укучылар үзләренә бик күп мәгълүмат тупладылар, бик канәгать калдылар.


20
май, 2022 ел
җомга

Балаларны табигать, аның үзенчәлекләре, экологик бәйләнешләр белән таныштыру максаты белән Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Туган якта – кояшлы балачак” дип исемләнгән күңелле уеннар оештырдылар. Бу уеннар балалар мәйданчыгында,кояш көне уңаеннан үткәрелде.Уен барышында балалар табышмакларга да җавап бирделәр.Мәдәният хезмәткәрләре балаларга элек – электән халкыбыз уйный торган: “Сигезле”,”Зәлилә”,”Йөзек салыш” уеннары турында сөйләделәр.

Безнең тормыш бүген генә башланмаган. Аның үткәне, тарихы бар. Халкыбызның тарихи чыганакларын, милли йолаларын саклап, буыннан-буынга тапшыруда музейлар зур роль уйныйлар. Мәдәниятебезне өйрәнү бүгенге көндә аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки заманча шартларда гореф-гадәтләребез юкка чыгып бара. Ә борынгыдан килгән традицияләребезне саклап калу, өйрәнү фәнни яктан гына түгел, халкыбызны эстетик яктан да тәрбияләү... "Туган як" музеенда һәрбер әйбер бай һәм тарихи әһәмияткә ия. Чөнки һәр экспонатта ата-бабаларыбызның күңел җылысы, аларның рухы, изге хатирәләре саклана.19 май көнне Караширмә авылы балалары белән туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә бардык. Берләшмәгә йөрүче балаларны Фаяголь апа  музейдагы экспонатлар белән таныштырды. Балаларда бу тарихи чыганакларда кызыксыну уянды. Без үз тарихыбызны белергә тиешбез.

19 май көнне Караширмә авылы клубында, яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү максатыннан, 71-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән таныштыру буенча әңгәмә оештырылды

19 май - Пионерия оешмасына  100 ел тулган көндә Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре  кызыклы чара уздырдылар . Җыелган кунаклар арасыннан дружина советы председателе дә сайладылар, пионер сборы үткәреп алдылар. Пионер девизлары, пионер антларын, пионер атрибутларын, шул чордагы шигырьләрне искә төшерделәр. Төрле елларда пионер булган укучыларның фотоларын карадылар, пионер җырларын җырладылар. Алар әле хәзер дә хәтерлиләр ул җырларны. Чарада катнашучылар элек походларга йөрүләрен искә төшерде, учак ягуларын сөйләделәр.  Китапханәдә пионерия тарихына багышланган күргәзмә эшләп куелды


19
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Теләче муниципаль район Советы һәм район башкарма комитеты исеменнән Теләче мәгълүмат үзәге хезмәткәрләрен, барлык районыбыз журналистларын, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен, район газетасының штаттан тыш хәбәрчеләрен, журналистика ветераннарын һәм аның серләренә төшенә башлаган яшьләрне Татарстан матбугат көне белән чын күңелдән котлыйм.

Халыкара гаилә көне 15 майда билгеләп үтелә. Гаилә-һәр кеше тормышында иң мөһиме. Гаилә - ул якыннары һәм туганнары: яраткан, үрнәк алган кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәтә. Халыкара гаилә көне уңаеннан, 17 май көнне Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче яшь гаиләләрнең өйләренә бардылар. Очрашу башында алар катнашучыларга бу бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында сөйләделәр. Гаилә турында шигырьләр укыдылар, гаиләнең әһәмияте турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.

Алкоголизм гадәтме, әллә авырумы? Чыннан да, спиртлы эчемлекләр кешенең үзенә психологик яктан бәйләсә, соңрак аның сәламәтлегенә дә зур зыян сала. 18 май көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Яшьләр эчүчелеккә каршы" исеме астында түгәрәк өстәл янында әңгәмә, очрашу уздырганнар. Әңгәмәдә аракының күпме кешенең организмына зарары, гаиләләрнең таркалуы, балаларның гарип-зәгыйфь булып туулары, ата-аналарның, эчкечелеккә бирелеп, балаларын ташлап калдырулары турында сөйләнде.  Исереклек афәтенә беркем дә битараф калырга тиеш түгел. Безнең бурыч - аннан котылу юлларын эзләү, үсеп килүче яшь буынны сәламәт яшәү рухында тәрбияләү.

18.05.22 Үзәк мәдәният йортында заманча бию буенча "Бию төсләре белән рәсем ясыйбыз" дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Чарада катнашучылар район мәдәният йорты хореографы Муллахмәтова Альбина һәм "Виктория" хореография коллективы җитәкчесе Майсурадзе Кристина җитәкчелегендә белем алды, чыгыш ясады


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International