Ләкин халкыбыз кичергән ул кайгы-хәсрәтләр һичкайчан онытылмас... Бөек Ватан сугышы тәмамланганга, никадәр вакыт үтсә дә, аның хәтирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Дәһшәтле сугыш еллары истәлекләре турында сугыш кичергәннәрдән ишетү хәзер мөмкин түгел диярлек.
Ә китаплар чын вакыйгаларның рухи дәвамы, буыннар хәтерен саклаучылар булып торалар. 6 май көнне Айдар авыл китапханәсе Самара өлкә балалар китапханәсе игълан иткән “Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз” дип исемләнгән Халыкара акциядә катнашты һәм катнашучы дипломына ия булды.
Кычкырып уку өчен А. Митяевнең «Подвиг солдата», А. Шамовның «Соры мәче», М. Зощенконың "Храбрые дети" китаплары сайлап алынды.
Сугыш турында әсәрләр уку, ватанпәрвәрлек һәм үз илебез өчен горурлык хисләре тәрбияли, китаплар аша без ата-бабаларыбызның батырлыкларына, каһарман геройларыбызга хөрмәт белән карыйбыз.