ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2022 ел
җомга

2022 елның 30 мартында «Батыр» спорт  комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган 2010-2011 һәм 2012 елгы һәм аннан кечерәк укучылар арасында бадминтон буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Беренчелектә районның 6 мәктәбеннән 41 яшь бадминтончы көч сынашты.

2022 елның 30 март көнендә Олы Мишә авылында яшәүче тыл ветераны Гасимова Хатимә  Хәниф кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Хатимә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Фәридә Галимова һәм Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Фиргәть Җамалетдинов та җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Әлеге әңгәмәнең максаты балаларда террорчылык  һәм экстремистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы  тискәре караш тәрбияләү иде. Балаларга илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнелде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды. 

 27 нче март көнне Баландыш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, Халыкара театр көне уңаеннан авыл яшьләре өчен “Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр” дип исемләнгән чара үткәрелде. Биредә яшьләргә театр темасына төрле сораулар бирелде, кызыклы фактлар сөйләнде һәм Республикабызда эшләп килүче театрлар белән таныштырылды. Авылыбыз сәхнәсендә куелган спектакльләрдә катнашкан егетләр үзләренең тәҗрибәләре, кичерешләре белән уртаклаштылар. Шулай ук чара барышында үзенең гомерен театр сәнгатенә багышлаган якташыбыз – Роберт Галиевның тормыш һәм иҗат юлы турында китаптан өзекләр укылды.

2022 ел очен расланган график нигезендэ район авыл хужалыгында эшлэуче хужалыклардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара. 30 март конне мондый чара «Агролак» ЖЧШ дэ башкарылды.

Театр - ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала.... Театр сәнгате төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә, халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята. Халыкның талантын, рухи дөньясын, дәрәҗәсен билгели торган театр сәнгате — милләтебезнең казанышы һәм чиксез горурлыгы.

Халыкара театр көне уңаеннан «Театр һәм китап» иллюстратив күргәзмәсе төзелде. Анда танылган язучыларның, драматургларның пьесалары һәм театр турында әйткән канатлы сүзләре урын алды. Укучылар өчен «Театр тарихыннан кызыклы фактлар» дигән буклетлар әзерләнде.

29 апрель көнне Балалар иҗат үзәге директоры Махмутова З.Ш. , методисты Гараева Р. Р. Һәм өстәмә белем бирү педагоглары Габдуллина Р.Г., Ибраева Р.З., “Әйләнә-тирәбездәге экология: укучылар, балалар, студентларның эзләнү-тикшеренү проект эшчәнлеге” темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Барысы да грамоталар белән бүләкләнделәр.

Тревога төймәсе сигналы буенча Балалар иҗат үзәге территориясенә тиз арада чыгу оештырылды. Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләренең югары дәрәҗәдәге белемнәре аркасында, барлык тәрбияләнүчеләр һәм 8 хезмәткәр бинадан имин рәвештә эвакуацияләнде.

26 март көнне Олы Мишә авылы китапханәсендә Мәдәният хезмәткәрләре һәм Халыкара театр көннәре уңаеннан “Без үз һөнәребез белән горурланабыз" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Әлеге чарага, шушы өлкәдә хезмәт куйган, мөхтәрәм ветераннарыбыз һәм «Ак калфак» хатын-кызлар берләшмәсенә йөрүче ханымнар чакырылган иде. Мәдәният тормышка ямь өсти, кешелекне рухландыра, иҗади мөмкинлекләр ача. Бәйрәм уңаеннан үткәрелгән кичәбез күңелләргә яшьлек дәрте өстәсен иде дигән теләктә, ветераннарыбыз белән берлектә К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” әсәреннән өзек күрсәтелде. Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Замалетдинов Ф.Б. ветераннарыбызны котлап изге теләкләрен җиткерде. Үзешчәннәребез изге теләкләрен матур җырлар аша бүләк иттеләр. Соңыннан, чәй табыны артында, ветераннарыбызның уй-кичерешләре аша җылы әңгәмә булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International