ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2022 ел
җомга

Теләченең 3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Хәбирова Ф.Ф. Мамадыш шәһәренең 5нче «Бәләкәч» балалар бакчасы базасында узган "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча заманча технологияләр "дигән региональ семинарда катнашты.

30 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә танылган балалар язучысы, әкиятче Корней Чуковскийның тууына 140 ел тулуга карата “Корней Чуковский әкиятләре дөньясында” исемле әдәби сәгать узды. Бу чарада балалар әкиятчебезнең тормыш юлы, иҗаты белән танышып, күп тапкырлар укып та туйдырмый торган, язучының балалар яратып укый торган әсәрләрен тагын бер кат искә төшерделәр. Корней Чуковскийның табышмакларына, әсәрләренә карата кызыклы сорауларга җавап эзләделәр. Чара барышында балалар “Айболит” һәм “Мойдодыр” командаларына бүленеп  “Минем яраткан әкият герое” исемле темага рәсем ясауда, осталыкта, тизлектә көч сынаштылар. Бәйгедә дуслык җиңде. Шулай ук әлеге чарага авторның китапларыннан торган китап күргәзмәсе дә төзелде.

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында  30 март көнне Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы мәгариф бүлеге белән берлектә “Асылташлар” районкүләм бәйгесен уздырды. Бәйгенең максаты- үсеп килүче буынның ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуын арттыру,  гаиләгә, гаилә кыйммәтләренә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру,  балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм милли мәдәниятнең төрлелеген ачып бирә торган халык традицияләренә якынаю.Бу бәйгедә безнең Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында тәрбияләнүче ике кызыбыз да катнашты. Муликова Мәдинә иң талантлы кыз” , Ситдикова Зәлинә “Иң гүзәл кыз” номинацияләрендә җиңү яуладыдлар  Бәйге тәлапләре буенча, балалар  үзләре белән таныштырдылар, сәләтләрен күрсәттеләр. Һәр катнашкан бала дипломга һәм истәлекле бүләккә ия булды.

Аның максаты - укучыларда мәчет һәм ислам дине турында кызыксыну уяту, үзебезнең динебезгә, милләтебезгә, башка диннәр традицияләренә хөрмәт тәрбияләү иде. Мәчеттә үз-үзеңне тоту культурасының нигезе аңлатылды. Балаларны Рөстәм Әхмәтгәрәев мәчет белән таныштырды һәм "Ислам нуры" исемле тематик сәгать үткәрде. Ул аларга мәчеткә кергән һәр кеше белергә тиешле әдәп-әхлак кагыйдәләрен аңлатты, догалар, вәгазьләр укыды. Бәйрәмнәрдә һәм ял көннәрендә мәчеттә намаз укулары турында, безнең динебез Ислам, изге китап – Коръән икәнлеген, мөселманнарның дога белән Аллаһка мөрәҗәгать итүләре турында сөйләде. Балалар үзләре дә белгән догаларын укыдылар. Шулай ук укучыларга ислам диненә багышланган “Иман нуры” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Аның "Доктор Айболит", "Мойдодыр", "Муха Цокотуха" һ. б. әсәрләрен балалар бик яратып укыйлар. Алан авылы китапханәсендә "Добрый дедушка Корней и его сказки" дип исемләнгән әкиятләр кичәсе балаларны киң күңелле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга өндәүче чара буларак оештырылды. Балалар "Доктор Айболит "әсәрен рольләргә бүлеп укыдылар, аның эчтәлеге буенча сорауларга җавап биреп, фикерләр белән уртаклаштылар.

29 март көнне Шармыш авылы китапханәсендә Балалар китабы атналыгы кысаларында һәм күренекле балалар язучысы К.И.Чуковскийның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Корней Чуковский әкиятләре дөньясында" дип исемләнгән интеллектуаль һәм тәрбияви уен булып узды. Сәяхәткә чыккач, балалар бу искиткеч авторның биографиясе белән таныштылар, әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр, «Угадай сказку», «Доскажи словечко», «Волшебная шкатулка» кебек конкурсларда катнашып биремнәрне зур кызыксыну белән чиштеләр.

29 март көнне Шәтке урта мәктәбе базасында экологик белем һәм тәрбия мәсьәләләренә багышланган фәнни гамәли конференция булып үтте.Әлеге конференция Шәтке авылының мәдәният йортында тантаналы рәвештә укучы-волонтерларның  чыгышы белән башланып китте. Аларның чыгышы да экологик культура, табигатьне саклау темасын яктыртты. Соңыннан мәктәпнең күп еллар дәвамында алып барылган экологик эшчәнлеге турында видеоролик күрсәтелде, килгән кунаклар чыгыш ясадылар.Олы Мәтәскә балалар бакчасы тәрбиячесе Нигматзянова Л.И.  әлеге конференциядә эш тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм грамота белән буләкләнде.

Анда «К.Чуковский әкиятләре буенча сәяхәт» исемле чара узды. Әлеге чара ярдәмендә балалар язучының әсәрләре турында булган белемнәрне ныгыттылар, командада эшли белү, аларның  иҗади сәләтен  һәм күзаллауларын  арттырдылар. Балалар бик актив булдылар, бирелгән сорауларга зур кызыксынып  җавап бирделәр. Ә соңыннан Чуковский әсәрләре буенча  мультфильм карадылар.

29 нчы март көнне Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар пешекче һөнәре белән таныштылар. Шөгыль вакытында алар тозлы камырдан үзләренең яраткан ризыкларын ясадылар. Балалар үзләрен пешекче итеп хис иткәндә күзләреннән икеләтә бәхет очкыннары күренде.

Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була.  Балалар китабы атналыгы кысаларында 29 март көнне Максабаш авылы китапханәчесе мәдәният   йорты белән берлектә  Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең Максабаш авылы мәктәпкәчә яшьтәге группада тәрбияләнүче  балалар белән  “Балалар китабы – сихри бер дөнья”дип аталган чара уздырдылар. Чара барышында балалар яңа китаплар белән таныштылар, шигырьләр, әкиятләр сөйләделәр.  Соңыннан “Кем күбрәк белә?” дип исемләнгән уенда катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International