27 март көнне Иске Җөри мэдэният йортында татар милли мәдәниятен яратучылар өчен “ Уйнагыз, гармунар” массакүләм бәйрәм оештырылды. Бәйрәмнең төп символы – Гармун иде. Шушы матур чарада безнең балалар бакчасыннан Галимбеков Камил Һәм Сафина Чулпан да катнашты. Без аларны чын күңелдән котлыйбыз, афәрин балалар!
27 март көнне Иске Җөри мәдәният йортында «Уйнагыз, гармуннар!» район бәйгесенең гала-концерты булып үтте. Тамашачыларга да, катнашучыларга да язгы кәеф бүләк иткән чарада якташыбыз, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашты һәм бәйгедә гала-концертта катнашучы сәнгатькәрләребезне, тамашачыларны тәүге бәйге белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.
Викторина логик фикерләүне, хәтер, игътибарны яхшылата. Китапка мәхәббәт, әйләнә-тирә дөньяга әхлакый-эстетик караш тәрбияли. 27 март көнне Сауш авыл мәдәният йорты рус мәкальләре һәм әйтемнәре буенча «Мәкаль — юкка гына әйтелми " дигән КВН үткәрде. Чара халык сәнгате елына багышланган иде. Чара барышында балалар телдән халык иҗаты белән таныштылар, аның төрле формалары турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр, табышмаклар, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.
27 март көнне Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре Татар халкының гореф- гадәтләрен саклау, үстерү,үткәннәр турында мәгълүматны ничек тапшыру турында укучыларга сөйләделәр.Балаларны укыту һәм тәрбияләү өчен туган тел иң шифалы чыганак икәнлеге аңлатылды Шул уңайдан “Тел язмышы –милләт язмышы” дигән викторина үткәрделәр. Викторина барышында балалар әкиятләр буенча кроссвордлар чиштеләр. Әңгәмә “Җомак әйтәм- җавап тап!”- табышмакларга җавап табу белән тәмамланды. Чара балаларга бик ошады.
27нче март көнне Баландыш мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, халыкара театр көне уңаеннан авыл яшьләре өчен “Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр” дип исемләнгән чара үткәрелде. Биредә яшьләргә театр темасына төрле сораулар бирелде, кызыклы фактлар сөйләнде һәм Республикабызда эшләп килүче театрлар белән таныштырылды. Авылыбыз сәхнәсендә куелган спектакльләрдә катнашкан егетләр үзләренең тәҗрибәләре, кичерешләре белән уртаклаштылар. Шулай ук чара барышында үзенең гомерен театр сәнгатенә багышлаган якташыбыз – Роберт Галиевның тормыш һәм иҗат юлы турында китаптан өзекләр укылды.
27 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә Театр көне уңаеннан берләшмәгә йөрүчеләр белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде. Сөйләшү барышында "Ефәк баулы былбыл кош" исемле спектакль буенча фикер алышу һәм китап күргәзмәсе белән танышу булды.
Мәдәният хезмәткәрләре көненә һәм Халыкара театр көненә багышлап, Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре "Шаян сәхнә"үзешчән театр берләшмәсендә катнашучылар белән тематик очрашу оештырдылар. Әлеге очрашуның максаты: кеше тормышында мәдәни кыйммәтләрнең мөһимлеге турында искәртү. Дөньяда матурлыкны тудыручы, кешеләргә үз күңеленең бер өлешен бүләк итүче, тынычлык табарга һәм дөньяга башкача карарга ярдәм итүче кешеләрне искә алу һәм хөрмәтләү.
27 март – Халыкара театр көне. Театр - ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә “Тылсымлы театр дөньясы” исемле түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Театр сәнгате төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә, халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята. Шулай ук “Якташларыбыз – зур сәхнәдә” исемле күргәзмә куелды. Күргәзмәгә якташ артистларыбыз, аларның тормыш юллары һәм кызыклы вакыйгалары турында мәгълүматлар куелып, күзәтү үткәрелде. Халыкның талантын, рухи дөньясын, дәрәҗәсен билгели торган театр сәнгате – милләтебезнең казанышы һәм чиксез горурлыгы ул.
Һәр милләткә хас бәйрәмнәрне барлау, гореф-гадәтләрне искә төшерү, балаларны милли традицияләр белән таныштыру максатыннан 27 март көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре татар халкының милли бәйрәме - “Карга боткасы” уздырдылар.
Көн белән төн тигезләшкән вакытта, кара каргалар килү хөрмәтенә үткәрелә торган бу бәйрәм халык тарафыннан бик яратылып кабул ителгән. Чара барышында балалар саф һавада рәхәтләнеп татар халкының милли уеннарын уйнадылар, биеделәр, җырладылар. Уеннардан һәм күңел ачулардан соң тәмле “карга боткасы” һәм коймак белән сыйландылар.
"Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк"-ди халык. Халкыбызның гореф-гадәтләре,йолалары,җыр-биюләре белән таныштыру,буыннан буынга тапшыру максатыннан,Балыклы авылы мәдәният йортында "Халкыбызның күңел җәүһәрләре" дигән чара узып, "Ахирәтләр" клуб берләшмәсенә йөрүче ханымнар һәм мәктәп укучылары белән очрашу булды.