ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2022 ел
дүшәмбе

27 март - Халыкара театр көне! 

Безнең төбәктә туган, бүгенге көндә республика, илебезнең төрле почмакларында яшәп-иҗат итүче райондашларыбыз белән без горурланабыз. Мәшһүр җырчыларыбыз, фән эшлеклеләре, төрле өлкә белгечләре белән беррәттән, театр үсешенә зур өлеш кертүче якташларыбыз да шактый.

Хөрмәтле райондашлар - сәнгать эшлеклеләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иҗади уңышлар, көчле алкышлар, сезне яратучы бик күп тамашачылар булуын теләп калабыз.

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, бәйрәм белән! Сезгә сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек, күңел күтәренкелеге, яңа иҗади идеяләр, саекмас илһам чишмәсе һәм уңышлар телибез!

27 март театр көне буларак билгеләп үтелә. Берләшмәгә йөрүче Караширмә авылы балалары белән Арча районы Сикертән авылы драматург Галиәсгар Камал музеена экскурсиягә барды. Драматургның нәсел шәҗәрәсе, аның киемнәре, безнең театр өлкәсендәге уңышлары белән танышты.

2022нче ел Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителде.  Бу елның төп максатлары – республика халкын, ягъни 4 миллионга якын кешене интернет элемтә белән тәэмин итү һәм гражданнарның дәүләт белән үзара бәйләнешен кулайлаштыру. Шул уңайдан  26мартта Алан мәдәният йортында "Цифрлаштыру елыннан нәрсә көтәргә" дип исемләнгән әңгәмә булып узды.

27 март – Халыкара театр көне. Театр –ул тылсым дөньясы!Театрда хыяллар тормышка аша,күңелләр рухи азык ала.Театр сәнгате төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра ,берләштерә, халкыбызның рухын ныгыта, теленә гореф-гадәтенә мәхәббәт уята. . Шул уңайдан 26 март Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Өмет” театр берләшмәсенә йөрүчеләргә “Мастер класс” үткәрделәр. Аларга ничек үзләрен сәхнәдә тотарга,сөйләргә,нинди хәрәкәтләр ясарга кирәклеген аңлаттылар һәм уйнап күрсәттеләр.

 

Яз фасылы әйләнә-тирә дөньябызны үзгәрткән, табигатькә яңа сулыш өргән кебек, мәдәният тә тормышка ямь өсти, кешелекне рухландыра, иҗади мөмкинлекләр ача. Үзенең гомерен мәдәният белән бәйләгән кешеләр тирән ихтирамга лаек. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәме унаеннан Баландыш мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, "Күрешергә сәбәп кирәкми" дип исемләнгән очрашу чарасы үткәрелде. Әлеге кичәгә бик күп еллар мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган Рузалия апа Ахметова кунак булып чакырылды.

   23 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Кошлар- безнең дуслар»дип исемләнгән кошларга җимлекләр ясау буенча масстер класс утте.Соңыннан балалар үзләре кошларга дип ясаган жимлекләрен агачларга элделэр.

   22 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә яз бәйрәме "Нәүрүз" булып узды.Бәйрәм җыр- бию, торле күңелле уеннар белән үрелеп барды. Катнашучыларга бәйрәм охшады.

Мәдәният хезмәткәре көне-ул мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренә тирән хөрмәт күрсәтү. Тормышыбызны искиткеч җырчылар һәм биючеләр, талантлы музыкантлар, китапханәчеләр һәм музей хезмәткәрләреннән башка күз алдына да китереп булмый. Бу кешеләрдән башка бер генә бәйрәм дә үтми. Бу көнне Айдар авыл мәдәният йортында авыл җирлегенең иҗат коллективлары турында язмалар куелды. Музыканы, биюләрне, рәсем сәнгатен һәм башка мәдәни һәм рухи кыйммәтләрне өйрәтүчеләр һәм популярлаштыручылар турында мәгълүматлар белән танышырга мөмкинлек туды. Мәдәният йортына килүчеләр игътибарына театр,кино, цирк һәм танылган сәнгать полотналары, музейлар, эстрада йолдызлары турындагы китаплар, татар мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре, альбомнар, танылган актерлары турында әдәбият тәкъдим ителде.

25нче март көнне Баландыш авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, "Самовар янында кунакта" дигән чара оештырылды. Бәйрәм барышында ханымнар арасыннан ике уен командасы төзелеп, чәй темасы буенча төрле кызык бәйгеләрдә көч сынаштылар. Татар милли бәйрәмнәре турында искә төшерелде, табышмаклар һәм мәкальләр әйтелде. Кунакчыллыкның тагын бер сыйфаты - тәмле милли ризыклар белән сыйлау. Һәр катнашучы үзе белән алып килгән татар халык ашларын тәкьдим итеп, ничек пешерү серләре белән уртаклаштылар. Нинди генә милли ризыклар юк иде өстәлдә. Шулай итеп, уздырылган "Самовар янында кунакта" бәйрәме халкыбызның гореф - гадәтләреннән саналган кунакчыллыкны күрсәтүче бик матур чара булды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International