ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2022 ел
дүшәмбе

27 март – Халыкара театр көне. Театр - ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала. Театр сәнгате халкыбызның рухын ныгыта,туган теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята. Әлеге көн уңаеннан 26 март көнне Максабаш авылы башлангыч мәктәбе укучылары һәм укытучылары мәдәният йортында эшләп килүче якташыбыз , Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре , КГАУ ның “Тургай ” студентлар халык театрының элеккеге җитәкчесе Роберт Галиев музеенда экскурсиядә булдылар. Мәдәният хезмәткәрләре укучыларны  Роберт Галиевның  иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырдылар.

2022 ел – Россиядә  “Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау” елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Максабаш мәдәният йортында китапханә белән берлектә күргәзмә төзелде. Мирас... Ул буыннан-буынга күчеп килә торган байлык. Мәдәни мирас - элекке буыннардан калган, бүгенге көндә яшәүче һәм киләчәк буыннарның файдасы өчен сакланылган мәдәни кыйммәтләр.  Аларны өйрәнү , үзең яшәгән төбәк белән горурлану хисләре тәрбияләү – һәрберебезнең бурычы.

25 март көнне Югары Мәтәскә авыл клубында укучылар арасында "Кошлар - безнең дусларыбыз" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Аның максаты-балаларның кошлар турында күзаллауларын, аларның табигатьтә һәм кеше өчен мөһим ролен киңәйтү. Укучылар төрле кошларны яратып  ясадылар, рәсемнәр матур һәм матур килеп чыкты. Конкурс нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар да призлар алды. 

  "2022 ел - Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы" уңаеннан, 24 март көнне Шәтке  авылы мәдәният хезмәткәрләре "Нәүрүз" бәйрәме үткәрделәр.

   Нәүрүз - язгы бәйрәм. Бу гүзәл бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Чарада “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүчеләр  күңелле җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннарын уйнадылар, яз турындагы табышмакларга җаваплар әйтештеләр. Соңыннан бергәләп коймак белән сыйландылар.

  Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  24 март көнне “Кошлар безнең  дусларыбыз”-дип исемләнгән   уен-виторина  үткәрделәр.  Максаты: балаларны кошларга карата сакчыл, мәрхәмәтле булырга өйрәтү иде.  Уен-викторинада ике команда көч сынашты. Командалар табышмак, мәкаль, шигырь турларында бик актив булдылар.  Катнашучы балаларның кошлар турындагы фикерләре: “Алар табигатькә, кешегә бик зур файда китерәләр.  Шуңа күрә без кошларны сакларга, аларга ярдәм итәргә тиешбез. Кошлар - безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар үсемлекләрне һәм агачларны төрле корткычлардан саклыйлар. Кошлар - табигать сакчылары.   Кошлар безнең ярдәмгә дә мохтаҗ.  Без кошларны бик яратабыз”. 

Шармыш авыл клубы мөдире үз коллегасы, үз эшенең остасы Вахнина Гөлия Рашатовна, Лесной бистәсендәге клуб мөдире үткәргән мастер-класста катнашты.

Мастер-класс-үз осталыкларын тиз үзләштерергә теләүчеләргә тапшыру өчен нәтиҗәле алымнарның берсе. Барлык теоретик мәгълүмат практик күнекмәләр белән ныгытыла, шуңа күрә ул истә кала һәм үзләштерелә.

Элеккеге гореф – гадәтләрне искә алсак, көннең төнне куып җиткән вакытында, кыш бабайның чәчләре кар сулары булып акканда безнең әби – бабаларыбыз яз бәйрәменең символы булган Нәүрүзбикәне каршылаганнар.Шул йолаларны истә тотып Алан мәдәният йорты хезмәткәрләре "Хуш киләсең Нәүрүз" дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәм күңелле ярышлар, матур жырлар,биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килүчеләрне тәмле плов та көтеп тора иде.

25 апрель көнне, әлеге җирлекнең традицияләрен саклау максатыннан, ел саен Лесной авыл клубында "Боз озату" йоласы үтте, балаларга әлеге йоланың тарихы турында сөйләделәр. Халык уеннары уйналды. 

24 апрель көнне Лесной авыл клубында "Чикләрсез шигърият"дип исемләнгән иҗади очрашу үткәрелде. Җирле Ибраһимова Г.Х. чираттагы тапкыр үзенең әсәрләре белән сөендерде. Бу юлы аның шигырьләре язга багышланган иде. Шулай ук ул өч сугыш үткән әтисе турында шигырьләр укыды. 

23 март көнне Лесной авыл клубында "яраткан шагыйрьләр һәм шигырьләр "дип исемләнгән чара узды. Балалар музыка фонында әсәрләрне кыдылар. Шулай ук чара барышында "Әдәби вернисаж" һәм "әдәби караоке"дигән чара әзерләделәр һәм үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International