ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2022 ел
җомга

Күренекле язучы һәм галим, журналист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның (1887-1938) тууына 135 ел тулды. Г.Ибраһимов XX гасырның беренче чирегендә иҗат иткән әдипләр — Г.Тукай, Дәрдемәнд, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Г.Камал, М.Фәйзиләр белән бергә татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән язучы.

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең Максабаш авылы мәктәпкәчә яшьтәге группада тәрбияләнүче балаларны татар халкының орнаментлары белән таныштыру дәвам ителә. Шул уңайдан тәрбиячеләр балалар белән берлектә  татар халкының милли киемнәрен , татар орнаментлары белән бизәделәр.  Эш барышында балалар бик теләп халык орнаментлары белән танышуны дәвам иттеләр, бизәкләр төрлелегенә сокландылар.


16
март, 2022 ел
чәршәмбе

16 мартта район мәдәният йортында ветеран үзешчән башкаручылар арасында "Балкыш" VII республика фестиваленә район куләмендә икенче сайлап алу туры узды

20 март көнне 11 сәгатьтә район мәдәният йорты каршында Нәүрүз бәйрәме узачак. Чарага рәхим итегез!

15 март көнне Иске Җөри мәдәният йортында "Уйнагыз, гармуннар!" район фестиваль-конкурсының сайлап алу туры узды


15
март, 2022 ел
сишәмбе

Ярышларда Теләче, Кукмара, Биектау, Байлар Сабасы, Арча, Питрәч командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча безнең егетләр 2 нче урынны яуладылар, шуның белән үзләренә финалга юллама бирделәр. Финал 2022 елның 4-5 апрелендә Болгар шәһәрендә узачак. Команданың җитәкчесе-И. К. Нәҗметдинов

«Һәр канатлы дуска бер оя» акциясенең максаты- балаларда экологик белем дәрәҗәсен күтәрү, табигать күрке булган кошларыбызны саклау турындагы күзаллауларын киңәйтү булып санала. Ә иң мөһиме әлеге чаралар аша балаларда туган якларына карата хөрмәт, ярату хисе тәрбияләнә. Агымдагы елда бакчабызга йөрүче балаларның әти- әниләре ярдәме белән 6 сыерчык оясы ясалып, үз өйләре янында үсүче агачларга, өй кыекларына урнаштырылды.  Сыерчыклар кайтып, аларның сайрауларын тыңларга, оя сайлауларын, җим ташуларын күзәтергә, сөенергә язсын иде балаларыбызга.           

Дөньядагы һөнәрләрне санап бетереп булмый. Алар көннән-көн арта бара. Менә шул һөнәрләр арасыннан һәр кеше үзенә туры килгәнен сайлап алырга тиеш. Ул һөнәр аңы гомер буена озата барыр. Һәрбер кешенең һөнәр сайлауга кызыксынуы балачактан ук уяна. Мәктәптә күбрәк һөнәрләр турында сөйләшсәк, аларны сайларга җиңелрәк булыр. Шул максаттан Максабаш башлангыч мәктәбендә “Һөнәрләр илендә” темасына тәрбия сәгате үткәрелде.

14 март көнне  Иске Җөри авылында районкүләм “Татар егете – 2022” бәйгесе үтте. Биредә 11 мәктәптән егетләрнең иң-иң асыллары катнашты. 11 егет, 11 катнашучы, 11 үз-ара көч сынашучы! Алар зур горурлык белән сәхнәдә үзләренең мәктәп данын яклады. Баландыш төп  мәктәбеннән әлеге мәртәбәле конкурста 9 нчы сыйныф  укучысы Галләмов Мурат  катнашты. Мурат  үз осталыгын өч номинациядә күрсәтте. “Визитка”, “Сорау-җавап”, “Иҗади бирем” номинацияләрендә Мурат  һәм аңа көч бирүче сыйныфташлары зур осталык белән башкарып чыкты! Афәрин! Конкурс нәтиҗәләре буенча Мурат Галләмов  “Иң зыялы егет” номинациясендә җиңүче дип танылды! Котлыйбыз! Муратка  алга таба да уңышлар теләп калабыз!

14 март көнне Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Вохмина Г.Р. , “Хезмәттәшләрдән өйрәнәбез” дип исемләнгән методик атналык кысаларында районыбыз педагоглары өчен мастер-класс оештырды. Мастер-класс биш юнәлеш буенча узды: нокталы рәсем сәнгате, келәм чигү, яндыру, кинусайга, чигү. Барлык техникаларны да “Фантазеры” һәм “Рукотворушка” берләшмәләре укучылары күрсәтте, җитәкчеләре өстәмә белем бирү педагогы Вохмина Г.Р.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International