ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2022 ел
сишәмбе

Бүген ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең баш белгече, эчке хезмәт майоры Тимерханов Л.М. эвакуация һәм авария чыгу урыннарының торышы турында Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре белән  әңгәмә үткәрде.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе уллыкка бала алган гражданнарга бер тапкыр түләнә торган пособие турында искә төшерә.

Конкурста барлыгы 11 мәктәптән 8,9,10 сыйныф егетләре катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:

Әйлән-бәйлән уеннары -төрле белем һәм күнекмәләрне үстерүнең иң яхшы ысулларының берсе. Хороводлар хореографик хәрәкәтләрне, җырны, диалогны үз эченә ала. Әйлән-бәйлән уенында катнашу һәм өйрәнү балаларда хәрәкәтләрне, ритм хисе, хыял һәм фантазияне үстерергә ярдәм итә. 

14 март көнне Иске Җөри мәдәният йортында "Татар егете - 2022" муниципаль конкурсы үткәрелде. Егетләр “Тәкъдир итү”, “Интеллектуаль белем” һәм “Иҗади бәйге” кебек биремнәр буенча көч сынаштылар. Бу биремнәрне үтәгәндә аларга кызлар бик теләп булышты. Әлеге бәйгедә Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе данын яклап безнең укучыбыз Гимадиев И. катнашты. Ул “Иң батыр егет” номинациясендә җиңү яулады. Илүсне җиңүе белән котлыйбыз, аңа киләчәктә зур уңышлар телибез!

Кеше тормышында суның роле бик зур. Су- яшәү чыганагы. Шуңа күрә өлкәннәр дә, балалар да төче суны ничек сакларга кирәклеген белергә тиеш. Без, педагоглар, экологик яктан белемле, әхлакый яктан тәрбияле бала тәрбияләү өчен кулдан килгәнчә өлеш кертергә тиеш. Бу эшне балалар бакчасыннан башлау мөһим. Бүген Теләченең 1нче номерлы балалар бакчасында «Халыкара елгалар көне»нә багышланган тематик шөгыльләр узды. Тәрбиячеләр бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, сулыкларда яшәүче җан ияләрен саклау  турында сөйләделәр.  Мишә һәм Тюлячка елгаларына аерым басым ясалды . Чаралар барышында табигатьтә үзеңне дөрес тотарга һәм аны чүпләмәскә кирәклеге ассызыкланды.

2022 елның 13 мартында Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының «Техник иҗат һәм һөнәри юнәлеш бирү үзәге» муниципаль автономияле өстәмә белем бирү учреждениясе  базасында Татарстан Республикасы укучылары арасында авиамодельләштерү буенча «Импульс – 2022» Республика ярышлары узды. Балалар иҗат үзәге укучылары, өстәмә белем бирү педагогы Нуртдинов Р.Р. җитәкчелегендә әлеге ярышларда актив катнаштылар.

Әлеге сугышта күп кенә якташларыбыз катнашты, ә шуларның берсе - Ксенофонтов Александр Кузьмич. Пулеметчикның каһарманлыгы турында рәсми документтан: «В бою… 12 марта товарищ Ксенофонтов один под сильным огнем противника вынес на себе пулемет вперед пехоты и уничтожил огневые точки противника, дав возможность пехоте продвинуться дальше». Бу Ксенофонтов тормышында һәм Финляндиядә Казан дивизиясе частьләренең Сугыш тарихында соңгы көрәш була.

Кечкенәдән юл хәрәкәте иминлеге нигезләре кагыйдәләрен белү, күп кенә бәла-казалардан саклап калырга мөмкин. Дөрес, укучылар инде балалар бакчасыннан ук юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә. Әлеге уңайдан Баландыш төп мәктәбендә дә төрледән-төрле чаралар еш үтеп тора. Мисалга  бүген мәктәптә “Юл йөрү кагыйдәләре буенча  әңгәмә уздырылды. Чарада  ДБУның Саба районы бүлеге начальнигы  Ягафарова Гузель Назифовна  үтемле итеп чыгыш ясады.

Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  13 март көнне “Милли горурлык милли бизәкләр аша” дип исемләнгән күргәзмә оештырдылар. Күргәзмә чиккән сөлгеләрдән эшләнде.  Борынгы заманнарда әбиләр, әниләр, киленнәр, кызлар оста итеп төсле җепләр белән бизәкләп сөлгеләр чиккәннәр. Һәр йортның, авылның чигү осталары булган. Сабантуй бәйрәмендә батырга иң матур чигешле сөлгеләрне тапшырганнар. Күргәзмәнең максаты: укучыларыбызны милли җәүһәрләребез һәм аларның тарихлары белән таныштыру, милли җәүһәрләрнең кыйммәтле мирас икәнлегенә төшендерү, аларны сакларга кирәклеген ассызыклау иде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International