Республикада Татарстан өчен мөһим булган даталарның берсе- 1992 елның 6 ноябрендә, Конституция көне билгеләп үтелә. Ул – республикабызның Төп Кануны, законнарыбызның нигезе һәм дәүләтебезнең таянычы. Бу бәйрәм республика Төп Законының аерым әһәмиятен, дәүләтнең һәм җәмгыятьнең законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга омтылышын гәүдәләндерә. Шул уңайдан Айдар авыл китапханәсендә әлеге истәлекле көн уңаеннан "Конституция –илнең Төп законы" дип исемләнгән буклет эшләнелеп, китапханәгә килүчеләргә тәкъдим ителде.
Язучы, шагыйрь Ләбиб Леронга 60 яшь тулуга карата Урта Мишә авылы китапханәсендә “Шигъриятем минем тормыш моңы” исемле шигърият сәгате үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып укыдылар. Шулай ук күргәзмәдәге китапларга күзәтүләр үткәрелде.
«Зур этнографик диктант» халыкара мәгърифәтчелек акциясе 2021 елның 3 ноябреннән 7 ноябренә кадәр онлайн форматта уздырыла. Диктант халыкның этнографик белем дәрәҗәсен, Россиядә яшәүче халыклар турында белемнәрен бәяләргә мөмкинлек бирә. Ул киң җәмәгатьчелекнең игътибарын милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә җәлеп итә. 7 ноябрь көнне, Урта Мишә авылы китапханәчесе Г.Мухаметшина әлеге онлайн проектта катнашты.
Баландыш төп мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары “Теләче” сәнәгать паркына экскурсиягә бардылар. Балалар сәнәгать паркы, чәчәкләр теплицасы һәм башка инновацион мәйданчыкларда булып, эш тәртибе белән таныштылар.
Сәнәгать паркының төп бурычы- беренчел чималны сайлау, аннан икътисадның төрле тармаклары өчен продукция җитештеру.
Укучылар бизнес өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен бик күп тырышлык куярга кирәк икәненә инандылар.
Октябрь аенда районда “Эшмәкәрлек дәресләре” проекты башланып киткән иде. Аның максаты район мәктәпләрендә эшмәкәрләр белән, югары сыйныф укучылары өчен очрашулар үкәрү иде. Район эшмәкәрләре оешмасы җитәкчесе Борһанов Шамил Галимҗан улы җитәкчелегендә үткән очрашулар барлыгы 11 мәктәптә оештырылды. Һәм менә, укучылар эшмәкәрләр белән генә очрашып калмыйча, ә аларның эш алымнары, барышы белән дә күзгә-күз таныша алды. “Эшмәкәрлек дәресләре” проектының икенче этабы сәнәгать предприятиеләрендә булу. 10-11 ноябрьда әлеге мөмкинлектән районыбыз мәктәпләре укучылары файдаланды. Теләче сәнәгать мәйданчыгында булып, биредә урнашкан предприятие эшчәнлекләре белән якыннанрак танышты алар. Әлегедәй очрашулар соңгысы булмас, - диде проектны оештыручылар, - кирәкле кадрлар, белгечләр әзерләү мәктәп чорыннан ук башлана.
Аның максаты район мәктәпләрендә эшмәкәрләр белән, югары сыйныф укучылары өчен очрашулар үкәрү иде. Район эшмәкәрләре оешмасы җитәкчесе Борһанов Шамил Галимҗан улы җитәкчелегендә үткән очрашулар барлыгы 11 мәктәптә оештырылды. Һәм менә, укучылар эшмәкәрләр белән генә очрашып калмыйча, ә аларның эш алымнары, барышы белән дә күзгә-күз таныша алды. “Эшмәкәрлек дәрес”ләре проектының икенче этабы сәнәгать предприятиеләрендә булу. Бүген әлеге мөмкинлектән Теләче урта мәктәбе укучылары да файдаланды. Теләче сәнәгать мәйданчыгында булып, биредә урнашкан предприятие эшчәнлекләре белән якыннанрак танышты алар. Әлегедәй очрашулар соңгысы булмас, - диде проектны оештыручылар, кирәкле кадрлар, белгечләр әзерләү мәктәп чорыннан ук башлана.
Балаларның физик үсеше өчен саф һавага чыгу бик мөһим санала, чөнки һавада организм чыныга. Көчле җил, яңгыр, буран булмаганда саф һавага көн саен чыгу кирәк. Урамда уеннар уйнау да бик әһәмиятле, чөнки уеннар ярдәмендә бала әйләнә-тирәне танып белергә өйрәнә,җитезлеге, өлгерлеге,ныклыгы арта. Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да саф һавадагы уеннарны бик яраталар.
2021 нче елның 20 нче октябреннан 4 нче Халыкара "Җәлил укулары" әдәби бәйгесенә старт бирелде. Халыкара әдәби бәйге фронтовик язучылар тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган шигърият сөючеләр арасында үткәрелә. Баландыш авыл китапханәсенең актив китап укучысы Рузалия апа Әхмәтова (67 яшь) бәйгегә Муса Җәлилнең "Катыйлга" шигырен тәкъдим итә.
Шәтке авылы мәдәният йортында Теләче муниципаль районы оешуга 30 ел тулуга багышланган “Моңнар агыла туган җирдә” район халык иҗаты Фестивале булып узды. Фестивальнең максаты: талантлы яшьләрне ачыклау, туган як тарихын һәм мәдәниятен сәнгати чаралар аша пропагандалау, якташлар иҗатына кызыксыну уяту. Фестивальда авыл үзешчәннәре катнашты.
«Республика яшүсмерләр китапханәсе» «Һәркем үзенең чыганакларын истә тотарга тиеш» дип исемләнгән төбәкне өйрәнү буенча мультимедиа проектлар конкурсын үткәрә. Конкурсның максаты - яшьләрнең туган якны өйрәнү әдәбиятын укуга кызыксыну уяту, тарихи хәтерне формалаштыруга ярдәм итү, туган як тарихына һәм мәдәниятен өйрәнү һәм саклау зарурлыгы. Әлеге конкурска Айдар авыл китапханәсеннән Фаляхова Фәнзиянең эше җибәрелде.