ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Вакыт алга бара. Тарихи вакыйгалар бер-берсе белән алмашына, әмма алар арасында һәрвакыт истә тотарга кирәклеләр дә бар. Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Көн узган горур эзләр” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Сәяси репрессияләр - илебез елъязмасының иң фаҗигале сәхифәләреннән берсе. Һәр кешенең биографиясенең кыска юллары артында авыр язмыш, аның гаиләсенең кайгысы һәм күз яшьләре, чынга ашмаслык хыяллары һәм өметләре.


6
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Урта Мишә авыл китапханәсе "Пенза өлкәсе балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе" оештырган "Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне" IX төбәкара акциясенә кушылды һәм диплом белән бүләкләнде.

Ачы мәдәният йортында Халыкара анимация көненә багышланган "Мультфильмнәр иленә сәяхәт" дип исемләнгән викторина үткәрелде. Балалар «Мультипликация» һәм «Анимация» сүзләренең нәрсә аңлатуын белделәр, мультфильмнарның ничек барлыкка килүен, төрләре белән таныштылар . Чарада  балалар үзләрен чын мультик белгечләре итеп күрсәттеләр. Алар викторинада мультфильм геройлары турында табышмаклар чиштеләр.

 

Бүген балаларның тормышын алардан башка күз алдына да китереп булмый. Сөйкемле, сокландыргыч, мәзәк, күңелле, игелекле, гыйбрәтле мультфильм геройлары . Аларны балалар гына түгел, өлкәннәр дә ярата. Ачы авылы мәдәният йортында Халыкара анимация көненә багышланган төрле яшьтәге балалар өчен мультфильм карау оештырылды. Бу көнне балалар «Литл Гром» мультфильмын карадылар. Мультфильм караганнан соң балалар күргән мультфильм турында фикер алыштылар һәм сорауларга җавап бирделәр.

Баландыш төп мәктәбендә педагогик советның чираттагы утырышы уздырылды. Әлеге утырышта укыту-тәрбия эшенә кагылышлы мәсьәләләр, беренче чирек нәтиҗәләре  каралды.  Чирек нәтиҗәләрен укыту буенча директор урынбасары Заббарова Г.Н. анализлады. Укытучылар коллективына куелган максат һәм бурычларның  үтәлеше тикшерелде. Сыйныф җитәкчеләре, фән укытучылары үз эшләренә анализ ясадылар.

Районыбызның  тарихы  1935  елда  башланып  китә. Район  булып  нибары  24 ел  яшәгәч,   ул  Саба   районына  кушыла. 1991  елны  районыбызның  мөстәкыйльлеге  яңадан  торгызылды. 

Сәяси репрессияләрдән җәфа күргәннәрнең һәммәсе өчен дә бу - кайгы һәм хәсрәт көне. Яшь буын өчен бу - безнең гади булмаган тарихыбыз турында уйлану көне. Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә “Гасырлар кайтавазы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрде.

Һәр кешенең биографиясенең кыска юллары артында аның фамилиясе, авыр язмышы, гаиләсенең кайгысы һәм күз яшьләре, хыяллары һәм өметләре бар

Бу истәлекле көннең мәгънәсе-сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган,ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын мәңгеләштерү. Шул уңайдан 2 декабрь көнне Олы мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  обелиск янындаукучылар катнашында “Исемең синең билгесез ,Батырлыгың мәңгелек” –дип исемләгән мәгълүмати сәгать  үткәрделәр. Китапханәче бу көн турында аңлату эшләре алып барды. Укучылар обелискка чәчәкләр куйдылар.

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2021 елның 9 декабрьда 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International