3 декабрьдә Россиядә истәлекле дата – Билгесез Солдат Көне билгеләп үтелә. Истәлекле дата ил территориясендә яки аннан читтә сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган Россия һәм совет сугышчыларының хәтерен, хәрби батырлыгын һәм Үлемсез Бөек батырлыгын мәңгеләштерү максатыннан гамәлгә куелды.
Социаль элемтәләр бик әһәмиятле һәм ул һәркемгә дә кирәк, мөмкинлекләре чикле булган кешеләр да искәрмә түгел. Социумның тулы канлы тормышындагы актуаль проблемаларны хәл итүнең мөмкин юлларына кагылып, үсеш юнәлешләрен билгеләү өчен ел саен декабрь аенда Инвалидлар көне билгеләп үтелә. Үзләрен кайгыртырга мөмкинлеге булмаган кешеләргә, әлбәттэ башкалар тарафыннан ярдәм, кайгырту, мәхәббәт кирәк. Бу көн - җәмгыятькә тормышы чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында чираттагы искәртү булып тора.
2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.
Октябрь- ноябрь айларында узган сайлап алу турларында барлыгы 800 гә якын кеше катнашса, Гала концертта 200 дән артык үзешчән артистларыбыз сәхнә тотты. Тамашага килгән районыбыз халкы иҗат сөючеләрнең чыгышын җылы каршы алып, көчле алкышларга күмде. Районыбыз җитәкчесе Хаҗипов Н.Н.
Илдә билгеләнеп үтүче бихисап бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора.
Бүген, 24 ноябрь көнне, Баландыш төп мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары математика фәненнән сынап карау имтиханы тапшырдылар.
24 ноябрьдә Шармыш авылы китапханәчесе өлкән укучыларының өйләренә барып "Тәрәз төбендә могҗиза" дип исемләнгән әңгәмә корды. Сөйләшү барышында алар алоэ, каланхоэ, яран кебек гөлләр турында, алар белән дәвалану үзенчәлекләре турында сөйләштеләр. Китапханәдә әлеге темага багышланган күргәзмә куелды.
2021 елның 23 ноябрь көнендә Ачы авылында яшәүче тыл ветераны Тамара Петровна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан аңа Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Теләче авыл җирлеге сәркатибе Лариса Шилякина җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 25.11.2021 елдан 03.12.20021 елга кадәр Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган "кайнар линия" үткәрүне оештыра