22-23 ноябрьдә Казан шәһәрендә ир-атлар командалары арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.
Әмма елның бер көнендә – 18 ноябрь көнне , котлауларны Кыш бабай үзе кабул итә.Шул уңайдан,
21 ноябрь көнне Ачы мәдәният йортында директор Солтанова Лилия Ильяс кызы һәм китапханәче Тихонова Вера Михайловна "Кыш бабайга открытка" дип исемләнгән мастер - класс үткәрделәр. Вера Михайловна балаларга Кыш бабайның кайда яшәве, кемнәр Яңа елга теләгән бүләк турында хат алып килергә мөмкин булуы турында сөйләде. Балалар рәхәтләнеп Кыш бабай өчен открыткалар ясадылар. Шигырьләр укыдылар, кыш турында табышмаклар чиштеләр.
19 ноябрь көнне Иске Җөри балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотик тәрбия һәм традицион кыйммәтләрне формалаштыру» темасына район балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен семинар-киңәшмә узды.
23 августтан 29 октябрьгә кадәр «Иң яхшы мәктәп китапханәсе – 2021» республика конкурсы үткәрелде. Теләче урта мәктәбе китапханәсе “Китапханә – дус һәм партнер” номинациясендә абсолют җиңү яулады! Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы дипломы белән бүләкләнә. Китапханәне әлеге зур җиңүе белән котлыйбыз!
17 ноябрь көнне Теләче үзәк китапханәсендә “Йөзек кашы” әдәбият-сәнгать иҗат берләшмәсенең оешуына 25 ел тулу уңаеннан “Гомер башым синдә – Теләче” исемле очрашу булып узды. Берләшмәнең оешуына күз салсак, ул 1996 елның 1 ноябреннән үз эшчәнлеген башлап җибәрә. Аның оештыручылары Татарстанның атказанган укытучылары Тәнзилә Шәрәфиева, Равил Гәләвиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ризидә Дәүлиева, Теләче редакциясе хезмәткәре Фәнил Нигъмәтҗановлар тора. Бүгенге очращуда Сиринә Гәтиятова, Дамирә Миннебаева, Газинур Әхмәтҗанов, Гөлсинә Кыямова, Суфия Хәсәншина, Айгөл Имамиева, Хаҗинур Нигъмәтҗанов, Язилә Хәйретдинова, Рузалия Газизовалар катнашты. Очрашуда 25 еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалып, видеопрезентация ярдәмендә хатирәләр яңартылды. Берсеннән-берсе талантлы иҗат әһелләре үзләренең иҗат җимешләре белән уртаклашты.
“Йөзек кашы” иҗатының тулысынча эшчәнлеге белән Теләче үзәк китапханәсенең китап татар.ру сайтында таныша аласыз.
Бүгенге информацион технологияләр алга киткән заманда да китап безнең тормышыбыздагы ролен югалтмады. Алан авылы китапханәсендә 13 ноябрь көнне балалар өчен “Галиҗәнаб китап - тылсымлы көч“ исемле кичә үткәрелде. Кичә барышында китап укуның уңай яклары турында фикер алышулар булды, иҗади конкурслар һәм дидактик уеннар үткәрелде. Укучылыр ”Яңа китап - яңа дус” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар, кычкырып укулар оештырылды. Кичә ахырында балаларга китаплар бүләк ителде.
Мәктәп китапханәләре фондын укыту, фәнни-популяр, матур әдәбият белән тулыландыру максатыннан, июль аеннан октябрь аена кадәр «Китапка икенче тормыш бүләк ит» республика хәйрия акциясе үткәрелде. Конкурста районның барлык гомуми белем бирү оешмалары катнашты.
17 ноябрь көнне Бөтенроссия экологик диктант үткәрелде. Баландыш төп мәктәбе укучылары һәм укытучылары экологик диктантта актив катнаштылар.
16 ноябрь көнне Теләче район мәдәният йорты сәхнәсендә РФ ның атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айдар Файзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының Дәүләт фольклор музыка ансамбле Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган программа белән чыгыш ясады. Легенда булган бу ансамбльнең һәр чыгышын тамаша кылучылар көчле алкышларга күмделәр. Җыр-бию, проза әсәрләр белән үрелеп барылды. Концерт аягүрә торып алкышлаган тамашачы белән берлектә «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Шул уңайдан Казаклар авыл китапханәсендә “Язучы, шагыйрь Ләбиб Леронга 60 яшь” дип исемләнгән күргәзмә ясалды. Бу күргәзмәдә аның төрле елларда иҗат ителгән китаплары урын алды. Шулар ярдәмендә китап укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныша алачак.