ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Элек-электән театр тәрбияви чара,  кешеләрнең ял итү урыны булган. Республикабызда эшләп килүче театрлар белән беррәттән, хәзер инде район - авылларда да театр оешмалары, түгәрәкләре бар. Теләче урта мәктәбендә дә  тулы көченә “Илһам” театр коллективы үз эшчәнлеген алып бара.

Баландыш төп мәктәбе китапханәсендә “Китапка икенче тормыш бүләк ит!”акциясенә йомгак ясалды.Акциянең максаты – мәктәп китапханә фондын әдәби китаплар белән баету,укучыларда китап укуга мәхәббәт уяту иде. Баландыш төп мәктәбе укучылары бу акциядә ел саен актив катнашалар.Әлеге акциядә башлангыч сыйныф укучылары арасыннан  Гайнетдинова Раилә,Гарипова Алинә,Җәләлиев  Муса,Хәйретдинов Габдрахим,Гыйләҗиева Мәдинә,Галимова Зәринә,югары сыйныф укучылары арасыннан  Сафин Булат,Хәйретдинов Ибрахим,Галимов Адель,Ситдикова Камилә,Мөбәракшина Чулпан , Гыйләҗиева Зәлинәләр  иң күп китап тапшыручылар булдылар.

Татар халык җырларына салынган төп мәгънә һәм идеяне төшендерү,аның кыйммәтен билгеләү.Татар халык җырлары турында укучыларның белемнәрен киңәйтү.Татар халык җырларына карата ярату хисләре тәрбияләү.Шул уңайдан 26 нчы октябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Җәүһәр” фольклор берләшмәсенә йөрүчеләр белән татар халык җырларын барладылар ,җырладылар.

Шул уңайдан  Урта Мишә авыл китапханәсендә әңгәмә-сөйләшү үткәрелде. Язмыш сынавыннан берәү дә кача алмый һәм аннан беркем дә иминият таныклыгы сатып алмаган. Шуңа күрә тирә-юньдәге күрмәүчеләргә карата игътибарлы, миһербанлы, сабыр булсак иде!

Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә яңа кайткан китаплардан “Китап – иң зур хәзинә” дип исемләнгән күргәзмә ясалды. Күргәзмә китапханәгә килгән китапларның төрлелегенә төшенергә ярдәм итәчәк. Кызыклы авторлар, төрле жанрлар китапханәгә килүчеләрне сөендердерер.  Китапханәгә килгән китап укучылар күргәзмә белән таныша ала.

Районыбызның тиздән олы бәйрәме – 30 еллыгы якынлаша. Шушы уңайдан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре  “Теләчем – күңел түремдә” дип исемләнгән рәсем конкурсы игълан иттеләр. Конкурста Балыклы авылы мәктәбе укучылары катнашты. Алар бик эчтәлекле рәсемнәр ясадылар һәм соңыннан кычкырып шигырьләр укыдылар.

Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркемендә балалар һәм әти-әниләр ярдәме белән көзге кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.

Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  берләшмәләргә йөрүче яшьләр катнашын да"Терроризмга каршы бергәләп" дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Чара барышында  мәдәният хезмәткәрләре  теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр һәм соңгы елларда иң яңгыравыклы террорчылык актлары статистикасын китерделәр. Чара ахырында яшьләр бу уңайдан үз фикерләрен әйттеләр.

Иске Җөри авылы җирлегенә кергән үзешчәннәр катнашында   “Моңнар агыла туган җирдә” дип исемләнгән халык иҗаты фестивале концерты узды.

Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә Теләче районының туган көненә багышланган «Туган як буйлап сәяхәт» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрде.
Һәр кешенең үз кече Ватаны бар-ул туган һәм үскән урын. Һәр кешенең үз җире бар, ә безнең өчен ул-Теләче районы. Әңгәмә барышында без районның тарихи үткәнен, аның истәлекле урыннарын һәм районны данлаган кешеләр белән таныштык. Әңгәмәдән соң катнашучылар «Мин яшәгән төбәк " викторинасында катнаштылар, анда безнең район турында бик яхшы белемнәр күрсәттеләр. Очрашу күңелле һәм файдалы үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International