Чөнки спорт ул - яшәү чыганагы. Тик яшь буында аңа карата мәхәббәт уяту һәм җәлеп итү зур көч таләп итә. Шуңа күрә, Баландыш авылы мәдәният йортында оешмаларга йөрүче балалар өчен "Сәламәт булыйм дисәң" исемле түгәрәк өстәл оештырылды. Биредә сәламәтлек, балаларның яраткан спорт төрләре турында фикер алышу булды. Шулай ук мәдәният хезмәткәрләре укучыларга Татарстаннан чыккан данлыклы спортчылар турында сөйләделәр.
Шәтке урта мәктәбендә ана теле һәм әдәбияты укытучысы Габделхаева Рәзифә Хәкимҗан кызы җитәкчелегендә “Күңелле сәхнә” театр түгәрәге уңышлы гына эшләп килә. Әлеге түгәрәккә йөрүче укучылар ярдәмендә күп кенә чаралар үтә, алар төрле конкурсларда да актив катнашып уңышлар яулап киләләр. Шундый конкурсларның берсе Шәүкәт Биктимеров исемендәге IX Республика балалар театр иҗаты конкурсы. Анда безнең мәктәп “Галиябану” спектакленнән өзек әзерләп җибәрде.
"Үзенең үткәнен белмәгән кешенен киләчәккә хокукы юк".
Теләче балалар китапханәсендә «Я открываю Достоевского» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Әлеге чарада катнашучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды, әдипнең китапханә фондында булган әсәрләренә күзәтү оештырылды.
Үзәк авыл китапханәчесе Хаҗипова Флера Әнвәр кызы 2 сыйныф укучылары белән "Әкиятләр дөнья буйлап йөри"дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Яшь укучыларыбыз анда күптәнге танышларын – Дюймовочканы, Көлсылуны очраттылар. Балалар нинди әкиятләрдән җыр һәм видеоөзекләрне танып белделәр, әкияти арифметик мәсьәләләр чиштеләр, татар халык әкиятләрен укыдылар.Чара балаларга үзләре укыган әкиятләрне искә алырга һәм тылсымлы әкияти атмосферага чумарга ярдәм итте.
Шул уңайдан Максабаш мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле” дип исемләнгән информация сәгате үткәрделәр. Чара барышында балалар республикабызда яшәүче төрле милләт халыкларының яшәү рәвеше, теле, милли бәйрәмнәре белән таныштылар.
Теләче урта мәктәбе һәм Тиләҗе төп мәктәбе базасында 2021-2022 нче уку елы сезонында Теләче муниципаль районы гомумбелем бирү мәктәпләренең егетләр һәм кызлар командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының муниципаль этабы булып узды. Ярышларда 7команда егетләр һәм 3 команда кызлар катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча егетләр арасында 1 урынны Теләче урта мәктәбе, 2 урынны Шәдке урта мәктәбе, 3 урынны Үзәк урта мәктәбе яулады. Кызлар арасында 1 урынны Теләче урта мәктәбе, 2 урынны Шәтке урта мәктәбе, 3 урынны Олы Нырсы урта мәктәбе командасы яулады. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.
Иске Җөри мәдәният йорты хезмәткәрләре, яшьләр арасында Теләче районы оешуга 30 ел тулу уңаеннан "Без бер авыл балалары" - дип исемләнгән теннис турниры уздырдылар.
Иске Җөри авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән Теләче районы оешуга 30 ел тулу уңаеннан "Татарстан һәм туган як белгечләре" дип исемләнгән интеллектуаль-танып-белү викторинасы үткәрделәр. Биремнәр балаларга бик кызыклы һәм катлаулы булды. Сораулар берничә юнәлештән торды: "Татарстан тарихы", "География", "Сәнгать", "Тел белеме һәм әдәбияты" һәм "Милли традицияләр". Барлык катнашучылар да зур активлык күрсәттеләр, туган як турында белемнәрен күрсәттеләр. Викторина презентация белән үрелеп барды
Теләче районының «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның ялын оештыру, мәгълүмати ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан «Библиотерапия» технологиясе буенча эш алып барыла. Әлеге технология өлкән яшьтәге кешеләргә ялгызлыкны җиңәргә, психологик халәтне сакларга, уңай эмоциональ атмосфера булдырырга ярдәм итә. Уку вакытында баш мие эшчәнлеге, хәтер һәм игътибарлылык яхшыра. Социаль хезмәткәрләр үз карамагындагылар белән бергәләп укылган әдәбиятны, андагы сюжетлар, темалар буенча фикер алышалар, хис-кичерешләре белән уртаклашалар һәм шуның аша социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның шәхси проблемаларын аңларга, аларны кызыксындырган сорауларга җавап табарга тырышалар. «Библиотерапия» белән мондый даими шөгыльләнүләр нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге кешеләрнең интеллектуаль һәм эмоциональ хәле уңай якка үзгәрә, фикерләү сәләте киңәя, алар үзләрен социаль тормышта җайлашканрак итеп хис итәләр.