ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Югары Мәтәскә авыл клубында "Күңелле стартлар" дип исемләнгән  спорт уеннары үтте. Чараның төп максаты-яшь буында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.  Катнашучылар мавыктыргыч һәм кызыклы  эстафеталарда  үзләренең көчләрен, түземлекләрен сынадылар. Спорт бәйрәме бик күңелле үтте. Үткәрелгән чарадан укучылар  уңай эмоцияләр алдылар.

Әбде авыл китапханәсендә "Безгә тынычлык кирәк!» дип исемләнгән тарих сәгате булып узды. Монда балаларга бәйрәмнең тарихы, шушы бәйрәмнең символы ни өчен нәкъ менә торна икәнен искәртеп әйтелде. Кавказ халыклары һәлак булган сугышчыларның җаннары үлемсез көчне нәкъ менә ак торнага тиңлиләр, моны үзенең «Журавли» шигырендә Дагестан шагыйре Рәсүл Гамзатов та мәңгеләштергән. Әлеге истәлекле көнгә китапханәдә китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда Бөек Ватан сугышы тарихы турында китаплар тәкъдим ителде. Чара ахырында Файзиев Салават Расул Гамзатовның «Журавли» шигырен укыды һәм балалар һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.


16
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2021 елның 21 ноябрьда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


12
ноябрь, 2021 ел
җомга

12 нче ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы ундүртенче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы  Н.Н. Хаҗипов  алып барды.


11
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Гражданнар тарафыннан юридик консультация алу һәм балигъ булмаганнарның хокукларын яклау мөмкинлеге тудыру максатында 2021 елның 19 ноябрендә 8:00 дән 16:30 сәгатькә кадәр балалар хокуклары һәм аларны яклау мәсьәләләре, опеканың һәм балалар-ата-ана мөнәсәбәтләренең юридик аспектлары буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздырылачак. Әлеге ярдәм түбәндәге максатчан төркемнәргә керүче затларга карата гамәлгә ашырыла:ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, үз гаиләсенә тәрбиягә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган баланы алырга теләгән затлар, уллыкка алучылар, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре.

Хөкүмәт COVID-19 дан бизнесны яклый 


9
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Утырышта Теләче районы оешуга 30 ел, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан авыл җирлекләрендә узган «Моңнар агыла туган жирдә» дип аталган фестиваль концертларының нинди дәрәҗәдә үтүе һәм ноябрь ахырында булачак гала-концертка әзерлек турында әйтелеп үтелде. Шулай ук Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына нәтиҗә ясап нинди форматта үткәрү, грант һәм башка конкурсларда катнашуны тагын да арттыру турында да киңәшләр бирелде. 2022 елга эш планын булдыру бурычы куелды.

Халыклар бердәмлеге көне - тынычлык, кабул итү һәм татулык көне. Бу рус халкын берләштергән, үткәннәрнең вакыйгаларын искә төшерү һәм алар турында балаларга сөйләү өчен яхшы сәбәп. Ял һәм бәйрәм көне булганга, халык традиция буенча бәйрәм өстәле артына җыела - кем Октябрь революциясен билгеләп үтәргә, кем бердәм халык конен, ә кем бары тик бәйрәм һәм ял көне булганга гына. Табынга иң яраткан милли ашлары куела, дусларча әңгәмәләр алып барыла һәм күңелләргә хуш исле җырлар яңгырый!

Әлеге уңайдан  Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче укучылар белән   -  "Мин әләмне ясыйм» дип исемләнгән онлай акция уздырдылр. Чара укучыларда Костититуция, Татарстан Республикасы дәүләт символлары турындагы белемнәрне ныгыту, Конституциягә, дәүләт символикасына хөрмәт, потриотизм һәм туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан уздырылды.

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Үзәк авыл китапханәсендә «Без төрле, әмма Без бергә, һәм Без моның белән көчле» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә халык, Минин һәм Пожарскийның батырлыгы, Россия тарихы буенча әдәбият һәм мәкаләләрне үз эченә ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International