Бу бәйге татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру максатыннан үткәрелә. 7 ноябрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Җәлил укулары” онлайн үткәрелде. Бәйгедә 7 укучы катнашты, 2 укучы район турына үтте.
«Зур этнографик диктант» халыкара мәгърифәтчелек акциясе 2021 елның 3 ноябреннән 7 ноябренә кадәр онлайн форматта уздырыла. Әлеге диктант “Халыклар күп - ил бер генә” дигән лозунг астында алтынчы мәртәбә уза. Диктант халыкның этнографик белем дәрәҗәсен, Россиядә яшәүче халыклар турында белемнәрен бәяләргә мөмкинлек бирә. Ул киң җәмәгатьчелекнең игътибарын милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә җәлеп итә. 7 ноябрь көнне Айдар авылы китапханәчесе А.Фаляхова да әлеге онлайн проектта катнашып 100 балл җыйды.
Әлеге тарихи вакыйга 1992 елның 6 ноябрендә булды һәм ул республикабыз өчен сәяси, икътисадый һәм хокукый өлкәдә яңа мөмкинлекләргә юл ачты. Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар арасында "Мин ясарга яратам" дип исемләнгән онлайн рәсем конкурсы игълан иткән иде. Әлеге конкурста бертуган Сабирҗанов Самат һәм Нәфисә җиңүче дип танылды.
6 ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган «Мин –Татарстан гражданины» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада китапханәче укучыларны Конституциянең килеп чыгу тарихы, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды. Балалар "Конституция көне" викторинасы сорауларына җавап бирделәр.
6 ноябрь -Татарстан Республикасы Конституциясе көне буларак билгеләп утелә. Шул уңайдан Урта Мишә авылы китапханәсендә “Конституция - илнең төп законы” дигән күргәзмә куелып, күзәтү үткәрелде.
Сәнгать төне - ул ел саен үткәрелүче, «Сәнгать берләштерә» девизы астында уза торган мәдәни-белем бирү акциясе. Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган «Сәнгать төне-2021» бөтенроссия акциясенә 4 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсе дә кушылды. Бу көнне чарага килүчеләр “Туган ягым халыкларының гореф-гадәтләре” дигән викторинада катнашып республикада яшәүче халыкларның милли ашлары, киеме, бәйрәмнәре һәм сәнгате турында белемнәрен тикшерде һәм “Халыклар дуслыгы-әдәбиятлар дуслыгы” дигән китап күргәзмәсе белән таныша алды.
4 ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре авыл яшьләре белән “Бердәмлектә – көч” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде.
6 ноябрь - Татарстан Республикасының Конституция көне. Бу датага Шармыш авыл китапханәсендә «Конституция РТ - основа стабильности и процветания Татарстана» дип исемләнгән тематик күргәзмә оештырылды. Шулай ук укучылар өчен "Мин яшәгән ил" дигән исем астында мәгълүмат сәгате үтте. Китапханәче сөйләвеннән укучылар Конституция тарихы, илнең төп законы булара формалашу этаплары белән таныштылар. Татарстанның танылган язучыларын, милли бәйрәмнәрен, ризыкларын искә төшерделәр.
Чара Халыклар бердәмлеге көненә туры китерелгән. Акциядә Олы Мәтәскә авылы мәдният хезмәткәрләре дә катнаштылар. “Без көчле, бердәм халык” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.
Балалар «Яфракларны кем тизрәк җыя» уенында, «Яшелчә табышмаклары», «Уңышны кем тизрәк ташый» һ.б. конкурсларда актив катнаштылар. Алар барлык биремнәрне дә бик яхшы үтәделәр.
Чара уңышлы узды. Балаларның күзләреннән шатлык һәм канәгатлек балкый иде.