Чараның максаты-балаларда туган тел, аның күптөрлелеге һәм байлыгы белән кызыксынуны тәрбияләү, уен–викториналар аша телләрне кабатлау һәм гомумиләштерүгә юнәлдерелгән иде.
4 ноябрь – Бердәмлек көне. “Бердәмлек “ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек-электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән. Бердәмлек, безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Безнең республикабызда төрле милләт халыклары яши: татарлар, руслар, чувашлар, марилар, башкортлар һ.б. Барлык милләт кешеләре дә үзара дус яшиләр: бер-берләренә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр. Күкчә авылы китапханәсендә “Без – бердәм халык” дип исемләнгән күргәзмә куелды.
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу көн илебез тарихына хөрмәт һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам итү көне буларак, Россиядә 2005 елдан билгеләп үтелә. Халкыбыз буыннан-буынга күчеп килгән тарихи хәтернең кадерен белә, балаларга һәм оныкларга туган җирне ярату, гражданлык теләктәшлеге һәм башка диннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булу кебек мәңгелек кыйммәтләрне тапшыра. Шушы бәйрәм уңаеннан Казаклар авылы китапханәсендә “Без бергә, без бердәм” дип исемләнгән буклетлар эшләнде һәм китап укучыларга тәгъдим ителде.
Шулай ук илебезнең барлык халкы кебек, безнең район халкы да халык санын алуда актив катнашты. Исәпкә алуны өч ысул белән узарга мөмкин – Дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә языла, дәүләт хезмәтләре порталында узу вакыты 14 ноябрьгә кадәр озайтылды; исәпкә алучыны өйдә көтеп алырга һәм сорауларга җавап бирергә яки якындагы исәпкә алу пунктына барып җитәргә мөмкин. Нинди вариант сайларга - бу сезнең теләк. Төгәл статистика ил тормышын якындагы ун елга планлаштыру өчен кирәк .Беренче тапкыр халык санын алу цифрлы форматта уза, шуңа күрә мәгълүматларны эшкәртүгә вакыт азрак кирәк булачак. Бөтенроссия халык санын алуның беренче нәтиҗәләре 2022 елның апрелендә игълан ителәчәк, нәтиҗәләр – 2022 елның декабрендә.
Бу көн илебез тарихына хөрмәт һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам итү көне буларак, Россиядә 2005 елдан билгеләп үтелә. Халкыбыз буыннан-буынга күчеп килгән тарихи хәтернең кадерен белә, балаларга һәм оныкларга туган җирне ярату, гражданлык теләктәшлеге һәм башка диннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булу кебек мәңгелек кыйммәтләрне тапшыра. Шушы бәйрәм уңаеннан Казаклар авылы китапханәсендә “Без бергә, без бердәм” дип исемләнгән буклетлар эшләнде һәм китап укучыларга тәгъдим ителде.
Көзге каникуллар вакытында 7 нче ноябрь көнне мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче укучылар белән төрле кызыклы-мавыктыргыч уеннар уйнадылар.Бу мәдәни чара “Күңелле каникуллар” дип аталды.Балалар командаларга бүленеп табашмаклар,мәкальләр әйтештеләр.
Дискотека бию-«Паровозик» уены белән башланып китте. Лилия Ильяс кызы балалар өчен кызыклы конкурслар, күңелле музыкаль һәм бию сюрпризлары әзерләнгән иде, шуңа күрә беркемгә дә күңелсезләнергә туры килмәде.
Әлеге тарихи вакыйга 1992 елның 6 ноябрендә булды һәм ул республикабыз өчен сәяси, икътисадый һәм хокукый өлкәдә яңа мөмкинлекләргә юл ачты. Татарстанда 2021 нче ел Халыклар бердәмлеге елы. Шул уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар арасында "Мин ясарга яратам" дип исемләнгән онлайн рәсем конкурсы игълан иткән иде. Әлеге конкурста бертуган Сабирҗанов Самат һәм Нәфисә җиңүче дип танылды.
Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, мөхтәрәм тармак ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз.
РФ Хөкүмәте яңа коронавирус йогышы таралу нәтиҗәсендә хәл начарайган шартларда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслады (РФ Хөкүмәтенең 2021 елның 7 сентябрендәге 1513 номерлы карары (РФ Хөкүмәтенең 28.10.20021 ел, №1849 карары редакциясендә).