ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

4 ноябрь көнне уздырылучы “Ночь искусств» акциясе кысаларында Теләче үзәк китапханәсе үзенең социаль челтәр битендә якташ язучыбыз Д. Гайнетдинова иҗат иткән рәсемнәре тәкъдим ителде.

4 ноябрь – Халыкара бердәмлек көне уңаеннан Теләче үзәк китапханәсенең челтәр битендә викторина уйнатылды һәм видеопрезентация куелды.

8 ноябрь көнне Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара үткәрелде. «Россия көче - халык бердәмлегендә» күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Күргәзмәдә халыкның батырлыгы, Минин һәм Пожарский геройлары, Россия тарихы буенча китаплар һәм мәкаләләр бар иде. Укучылар Россиянең тарихи үткәненә сәяхәт кылдылар, илебез өчен XVII гасыр башындагы катлаулы вакыйгалар белән таныштылар. «День народного единства - страницы истории» дип исемләнгән презентация карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.  

2021 елның 5 ноябрь көнендә Күкчә авылында яшәүче тыл ветераны Насибуллина Фәймә Хәким кызына  90 яшь тулды. Шул уңайдан юбилярга Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Алан авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе һәм Күкчә авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Фәймә апага  изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.

      Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

2021 елның 4 ноябрь көнендә Иске Карабаян авылында яшәүче тыл ветераны Митрофанова Мария Григорьевнага  90 яшь тулды. Шул уңайдан юбилярга Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе вазыйфаларын  вакытлыча башкаручы Альбина Хайруллина һәм Олы Нырсы авыл җирлеге башлыгы Рамил Гиниятов изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.

      Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

2021 елның 2 ноябрь көнендә Теләче авылында яшәүче тыл ветераны Садыйкова Бибигазимә Хуҗиәхмәт кызына  95 яшь тулды. Шул уңайдан Бибигазимә апага Россия  Президенты Владимир Путинның hәм Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

6 ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган «Мин –Татарстан гражданины» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада китапханәче укучыларны Конституциянең килеп чыгу тарихы, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды. Балалар "Конституция көне" викторинасы сорауларына җавап бирделәр.

Гарифуллина А.Г. яшь тамашачыларга рус халык балчык сәнгать һөнәрләренең берсе – төтен уенчыгы турында сөйләде. 

  Балалар "Төтен уенчыгына кунакка" дигән презентация карадылар һәм бизәкләр барлыкка килү тарихы, үзенчәлекләре һәм төсләре белән таныштылар

Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу көн - илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер билгесе. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. 3 нче ноябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Татулыкка ни җитә” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрделәр.

Директор Султанова Лилия Ильяс кызы никотинның кеше сәламәтлегенә начар йогынтысы, тәмәке – шул ук наркотик, дип сөйләде. Тәмәкегә ияләшү механизмы башка психоактив матдәләр кебек үк, мондый бәйлелектән котылу бик кыен дип аңлатты.Тәмәке тарту-иң киң таралган зарарлы гадәт. Тәмәке тартуның организмга нинди зур зыян китерүе,беркайчанда тәмәке тартмаска кирәк дигән нәтижә ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International