4 ноябрь Халыклар бердәмлеге көне буларак билгеләп үтелә. Шул унайдан 3 ноябрь көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче укучылар белән ватсап видеоэлемтәсе ярдәмендә тематик сәгать уздырдылар. Чара өчен һәр балага алдан берәр милләт халкының көнкүреше, милли киеме, гореф-гадәтләре турында өйрәнергә әйтелде. Видеоэлемтә вакытында балалар үзләре өйрәнгән милләт турында башкаларны таныштырдылар. Әлеге чараның максаты төрле милләт халыкларына хөрмәт, дустанә мөнәсәбәт уяту.
Шул уңайдан Урта Мишә авылы клубында “Конституция - илнең төп законы” дигән темага күргәзмә куелып, күзәтү үткәрелде.
Конкурсның максаты-Татарстан Конституциясе һәм Россия Конституциясе турындагы белемнәрне киңәйтү һәм тирәнәйтү, балаларда хокукка хөрмәт тәрбияләү һәм аларның иҗади сәләтләрен үстерү.
Барлык клуб берлэшмэлэренэ йоруче балалар ата-аналар белән рәсемнәр ясадылар. Балалар Россия һәм игелекле планета турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Балалар зур кызыксыну белән үз Ватаны турында фото презентациясен карадылар.
Илебезнең яшь буыны да читтә калмый, чөнки нәкъ менә ул дөньяда булачак Россияне тәкъдим итәчәк.
4 ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында “Халыклар бердәмлек көне” уңаеннан мәдәният йорты директоры китапханэче белән берлектә авыл яшьләре белән “Бердәмлектә – көч” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде. Бердәмлекнең бүгенге көндә иң актуаль икәнлеге турында әңгәмә корылды.
Чарада авылның яшь кешеләре катнашты: балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, халык җырларын башкардылар. Бу бәйрәмдә безнең халыкның бердәм һәм куәтле халык икәнлеге чагылып торды.
4 ноябрь көнне Айдар авыл мәдәният йорты ел саен үткәрелә торган «Сәнгать төне–2021» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Акция «Сәнгать берләштерә»девизы астында узды. Бу көнне барлык теләүчеләр дә «Туган ягым халыкларының гореф-гадәтләре» дигән викторинада катнашты, безнең районда яшәүче халыкларның милли кухнясы, кием-салым, бәйрәмнәре һәм сәнгате турында белемнәрен тикшерде һәм «Халыклар дуслыгы-мәдәният дуслыгы»дигән күргәзмәсе белән таныша алды. Сәнгать төне-ул барлык акциядә катнашырга теләүчеләрне берләштерә, дуслаштыра.
Бу көн-илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның традицияләрен дәвам итүнең бер күркәм билгесе.
Шушы бәйрәм уңаеннан Балыклы авылы мәдәният йортында берләшмәгә йорүче балалар белән онлайн рәсем бәйгесе үткәрелде.
Чара Халыклар бердәмлеге көненә туры китерелгән.Акциядә Олы Мәтәскә авылы мәдният хезмәткәрләре дә катнаштылар.Шул уңайдан “Без көчле ,бердәм халык” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. 4 нче ноябрь Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа.Ул тынычлык ,иминлек,бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Халыклар бердәмлеге көне Ватаныбыз иминлеге өчен төрле диндәге,төрле милләт халыкларын берләштергән олы вакыйганың кайтавазы булып тора.Алар берләшмәгә йөрүче укучыларга бу көннең ниниди зур бәйрәм булуын аңлаттылар.
Шул унайдан 3 ноябрь көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче укучылар белән ватсап видеоэлемтәсе ярдәмендә тематик сәгать уздырдылар. Чара өчен һәр балага алдан берәр милләт халкының көнкүреше , милли киеме, гореф-гадәтләре турында өйрәнергә әйтелде. Видеоэлемтә вакытында балалар үзләре өйрәнгән милләт турында башкаларны таныштырдылар. Әлеге чараның максаты төрле милләт халыкларына хөрмәт, дустанә мөнәсәбәт уяту.