ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Ул безне бердәм булырга,ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә . Бу көн- илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер билгесе. Ул тынычлык,иминлек,бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. 3 нче ноябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Татулыкка ни җитә” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрделәр. Алар укучыларга бердәм булырга,бер-берсен хөрмәт итәргә кирәклеген аңлаттылар.

Бу көн  тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу көн - илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Без дә бу традицияләрдән читтә калмадык. Караширмә авылы клубында берләшмәгә йөрүче балалар белән шушы бәйрәмне билгелэп үттек. Үзебезнең кулларыбызны төшереп дуслык җепләрен төзедек. Һәрвакытта үзара дус, тату, милләт кешеләре белән бердәм яшәргә кирәклеген аңладылар.

Китапханәче 1612 елгы тарихи вакыйгалар турында, аның истәлегенә Халыкара Бердәмлек көне оештырылганы һәм Россия дәүләтен ныгытудагы мөһимлеге турында сөйләде. «Державы российской орлы» дип исемләнгән видео-презентация күрсәтелде. Катнашучылар  борыңгы Россия тарихы рәсемнәр,  Минин һәм Пожарский, Александр Невский һәм Россиянең башка милли геройлары белән бик кызыксындылар. "Без бер!" викторинасында катнаштылар. Чарага күргәзмә әзерләнде.

3 ноябрь көнне «Родник»  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Халыклар бердәмлеге көненә багышланган балалар рәсемнәре конкурсы уздырганнар. Дәреснең максаты-балаларда төрле милләт һәм мәдәниятле кешеләргә толерант караш һәм толерант мөнәсәбәт формалаштыру. Конкурста социаль хезмәт алучылар арасыннан балигъ булмаган балалар, шулай ук мәктәпкәчә  балалары һәм хезмәткәрләрнең балалары актив катнашты. Әзер рәсемнәр өй шартларында ата-аналар, мәктәпкәчә учреждениеләрдәге педагоглар белән ясалган иде, соңыннан интернет челтәре ярдәмендә безгә тапшырылды. Аннары белгечләр тарафыннан учреждениенең фойесында  әзер рәсемнәр күргәзмәсе оештырылган иде.

XVII Дөньякүләм “ӘДӘБИ МАРАФОН” проекты үткәрелде. Әлеге чарада Урта Мишә авылы китапханәчесе Гөлфия Мөхәммәтшина да катнашты. Укыган китапларыннан матур өзекләрне в контакте социаль челтәр битендә яктыртып барды.

Борын-борынгыдан адәм баласын ачы, салкын җилләрдән саклаучы да, аңа торак-яшәү шартларын тудыручы да, җылытучы да, туендыручы-сыйлаучы да, күңелен күчерүче дә ул. Урман безгә үзенең матурлыгы белән кадерле-саф һавасы, яфракларның әкрен генә кыштырдавы, кошлар сайравы- болар барысы да кешенең кәефен күтәрә, рухын ныгыта, сәламәтләндерә. Шул уңайдан,  Караширмә авыл клубында , берләшмәгә йөрүче балалар белән , "Урман - безнең дустыбыз" дигән тема астында экскурсиягә булган. Урман-тереклек иясе эчке яшәү чыганагы, табигатьнең искиткеч олы, кыйммәтле байлыгы икәненә төшенделәр. Урманны саклагыз!

«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Гайнетдинова Ф.Т. социаль хезмәт алучы белән «Бакчачы» клубы кысаларында «Бакча эш коралларын кышка әзерләү» дигән темага дәрес үткәрде. Дәреснең максаты булып материалларга сакчыл караш тәрбияләү тора. Дәрес барышында ел әйләнә кулланылышта булган эш кораллары чистартылып саклауга куелды.

Теләче районы «Родник»   «Тылсымлы йомгак» технологиясе өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәт алучылар арасында иң яраткан технологияләрнең берсе булып санала. Әлеге технология кысаларында социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге хатын-кызлар белән бергә бәйләү инәләре, крючок һәм чигү белән бик теләп шөгыльләнәләр. Системалы дәресләр нәтиҗәсендә өлкәннәрнең вак моторикасы яхшыра, игътибар һәм хәтер арта. Кул эшләре аларның рухи тигезлеген  ныгыта, тынычландыра, ял итәргә  булыша. Мондый файдалы дәресләр вакытында өлкәннәр бик теләп үзләренең осталык һәм тәҗрибә серләре белән уртаклаша, аралашуга булган ихтыяҗны  канәгатьләндерә. Нәтиҗәдә, аларның    эмоциональ фоны стабилизацияләнә, самооценкасы ныгый, алар җәмгыятьтә  үз файдасын тоеп яшиләр.

Е.Л. Шварц әсәрләре буенча уку марафоны узды. Марафонда урта сыйныф укучылары  язучының әсәрләреннән танылган һәм иң яхшы өзекләрне укыды. Язучының әсәрләренең жанры әле дә бертөрле билгеләнмәгән. Алар бер үк вакытта фантазия, әкият, сатира булып санала.

Талантлы язучы турында берничә биографик документаль фильм төшерелгән.

Салымнарны үзе өчен генә түгел, башка физик затлар — ир белән хатын, ата-аналар, балалар өчен дә түләргә мөмкин. Башка кеше өчен теләсә нинди салымнар, шулай ук пенялар һәм алар буенча штрафлар түләргә мөмкин. Моннан тыш, агымдагы чор өчен дә, узган еллар өчен дә салымнар буенча бурычларны түләргә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International