"Игелек һәм хөрмәт" акциясе кысаларында Абде авыл китапханәчесе Е.М.Иванова, Никитина А.А. һәм Платонова Н.Н. өйләренә барып әңгәмә корып кайтты. Китапханәче уку өчен яңа китаплар тәкъдим итте, аеруча кызыклы булган газета-журналлар турында сөйләде. Моңа җавап итеп, кунакчыл хуҗалар үзләренең яшьлек еллары турында сөйләделәр.
Олы яшьтәге кешеләр мондый игътибар белән бик канәгать һәм китапханәчеләрне һәрвакыт түземсезлек белән көтәләр, чөнки күңелле аралашу, китап, журнал битләрен кыштырдату тормышларына кечкенә шатлыклар өсти.
Монда балалар өчен яңа әдәби әсәрләр тәкъдим ителде. Китапханәче В.Бианки, В.Голявкин, В. Медведев, В.Драгунский һәм башка язучыларның балалар китаплары турында сөйләде. Балалар бер-береңне аңлау һәм табигатьне ярату турында яңа китаплар белән танышты, "Китап нәрсәләр сөйли?" викторинасы сорауларына җавап бирде.
Һәм хәзер бу ел саен үткәрелә торган традиция булачак. Октябрьнең һәр өченче якшәмбесендә без барыбыз да әтиләребезне котлыйбыз. Әтиләр көненең төп максаты - гаилә институтын ныгыту һәм ата булуның балалар тәрбияләүдә әһәмиятен арттыру. Идеаль әти гаилә турында кайгыртырга, балаларының әнисен хөрмәт итәргә, балалар тормышында актив катнашырга һәм үрнәк булырга тиеш. Безнең активистларның әтиләре дә әнә шундый сыйфатларга ия . Һәм без, мәдәният хезмәткәрләре, 21 октябрь көнне Олы Мәтәскә авыл мәдәният йортында үткәрелгән чараларда актив катнашучыларның һәм актив китап укучыларның әтиләрен “Гаиләнең терәге әтиләр”дип исемләнгән чарага чакырдык . Китапханәче башта бу көн турында кыскача гына сөйләде. Аннары чәй табыны артыннан әтиләр төрле конкурсларда катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрнең ахырын дәвам иттеләр.
Түбәтәй татарларда милли киемнен аерылгысыз өлеше булып санала.Түбәтәй гади баш киеме генә булмыйча, кешенең инсафлыгын да курсәтә. Балаларны татарның йөзек кашы булган милли баш киеме белән таныштыру максатыннан, Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме белән “Түбәтәй” уены уйналды.
Әбде авыл китапханәсендә шагыйрь һәм язучы Лермонтов Михаил Юрьевичка 207 ел тулу уңаеннан «А Лермонтов есть, Лермонтов в России» дип исемләнгән Лермонтов көне үткәрелде. Әлеге күренекле шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә-карау оештырылды, анда китап укучылар әдәбиятка күзәтү тыңлады, тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар. Соңыннан балалар белән бергә М.Ю. Лермонтовның «Парус», «Бородино», «Смерть поэта» һ. б. танылган поэмалары һәм шигырьләре укылды.
"Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит" Бөтенроссия акциясе кысаларында , Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Теләче муниципаль районы "ФОРПОСТ " җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәсе үзәге директоры Сәйфетдинов Радик Рөстәм улы, "Олимп" яшьләр үзәге директоры Айгөл Имамиева, Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча бүлеге җитәкчесе Айсаф Галиев булдылар. 7-9 сыйныф укучылары профилактик әңгәмәдә катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, әлеге тыелган препаратны куллануның аяныч нәтиҗәләре турында белделәр.
Хәтер көне уңаеннан Югары Кибәхужа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Күңелле балачак" клуб берләшмәсенә йөрүче балалар катнашында "Кешелекнең хәтере мәңгелек” дигән түгәрәк өстәл үткәрелде.
Акция "Балалар һәм яшьләр өчен Пенза китапханәсе" инициативасы белән үткәрелә. Чара өчен "Лермонтов дөньясы" темасына китап күргәзмәсе оештырылды, анда бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты, шулай ук әсәрләре тәкъдим ителә. Катнашучылар «Поэзии чудный гений» видеоязмасын карап, катнашучылар шагыйрьнең бай мәдәни мирасына кагылды, «Парус», Бородино», «Утес», «Листок» һәм башка әсәрләрен искә төшерде.
Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче төрле сыйныф укучылары белән “Җуелмас хәтер”дигән исем астында тематик кичә үткәрделәр. Буыннар алмашы һәр милләт өчен хәрәкәттә булган тарихның көзгесе булып тора. Һәр халык сынаулар аша уза: сөенечле көннәр кайгылы көннәр белән алмаша. Һәм без үзебезнең ата-бабаларыбыз турындагы хәтерне онытмаска, хөрмәтләргә тиеш. Һәр халыкның үзенең тарихи, милли каһарманнары бар. Батырлыклары белән алар, тормышларын куркыныч астына куеп, милләтнең, туган җире һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклап чыкты. Аларның аяусыз көрәше безнең өчен, шулай ук алдагы буыннар өчен дә өлге булырга тиеш.
Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге үзешчәннәре катнашында Теләче районы торгызылуына 30 ел тулуга багышланган “Моңнар агыла туган җирдә” дип исемләнгән сәнгать фестивале концерты булып узды. Ахырдан районыбыз башлыгы Н.Н. Хаҗипов авыл үзешчәннәренә җылы теләкләрен җиткерде.