Тирә-юнебезгә яшеллек бирүче, һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту - барыбызның да уртак бурычы. Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш. Казаклар авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә “Үз агачыңны утырт» халыкара акциясендә катнашты. Китапханә һәм клуб территориясенә чия агачлары утыртылды.
Хәзерге вакытта экстремизм һәм терроризм милләт өчен куркыныч тудыра. Яшьләрнең психологик яктан җитлекмәгәннекләре, үз фикерләре булмаганлыктан, күп кенә каршылыклар китереп чыгару куркынычын тудыра. Бугенге көндә яшь буынга бар нәрсәгә дә сакчыл караш, яхшы һәм начарны аера белү сыйфатларын тәрбияләү зарур. Шул уңайдан Олы Нырсы авыл китапханәчесе укучылар белән “Терроризм - угроза жизни” дип аталган өстәл артында әңгәмә уздырды.
Чарабыз кунаклары бәйрәм тарихы, җәмгыятьтә авыл хатын-кызларының роле, аның хокуклары һәм мөмкинлекләре турында фикер алыштылар, көз турында, авыл хезмәте турындагы «Мәкальне дәвам ит», «Бу тартмада нәрсә бар-җавабын уйлап әйт?”, «Әкияти конкурс», «Тәмле рецеплар өйрән” кебек төрле кызыклы конкурсларда катнаштылар. Очрашу барышында хатын-кызлар турында матур шигырьләр, изге теләкләр яңгырады, "Авыл хатын-кызларына багышлана..." дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чарабыз тәмле чәй табыны артында дәвам итте.
Әлеге акциядә катнашу - туган ягыбызның табигатен саклау буенча без башкарган бер игелекле эш ул. Агач утырту - җирдә үз эзеңне калдыру өчен менә дигән мөмкинлек. Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Агач утырт!” экологик акциясендә актив катнашты. Көзге кояшлы көн күтәренке кәеф, уртак иҗади хезмәттә уңай хис-кичерешләр бүләк итте. Үсентеләр матур булып үссеннәр, кешеләргә шатлык һәм сәламәтлек бүләк итсеннәр. Ә без табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булып, үз территориябезне тагын да матуррак һәм яшеллерәк итү өстендә эш алып барырбыз.
Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре, берләшмәгә йөрүче ханымнар белән «Мин бер гади авыл хатыны» исемле темага түгәрәк өстәл артында әңгәмә-сөйләшү үткәрделәр. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.
Урта Мишә авыл китапханәсе "Пенза өлкәсе балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе" оештырган "Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне" IX төбәкара акциясенә кушылды. Китапханәдә "Бөек шагыйрь"дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар М.Ю. Лермонтов әсәрләреннән өзекләр укыдылар.
Иске Җөри авылы китапханәчесе башлангыч класс укучылары белән көзге табигатькә сәяхәт итте. Көз турында шигырьләр укыдылар, табышмаклар чиштеләр.
Татар шагыйре, язучы Марсел Галиевның 75 яше тулу уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә китап укучы яшьләр белән М.Галиевның китапларына күзәтү ясалды.
"Һәр өлкәнгә рухи юл" акциясе кысаларында Урта Мишә авылы китапханәчесе Сафиуллин Равил абый, Ибрагимова Нәфига апаларның өендә булып, яңа кайткан китаплар һәм газета-журналлар белән таныштырды. Укылган китаплары белән фикер алышынды.
31 октябрьдә Шармыш авыл китапханәсендә начар гадәтләргә багышланган «Зависимость – удел слабых» күргәзмәсе янында әңгәмә булып узды. Очрашуда катнашучылар сәламәтлек өчен уңай һәм тискәре гадәтләрне санап үттеләр. Китапханәче тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр һәм наркоманиянең зарары турында сөйләде. Ахырда “Проверь себя» уенын уйнадылар, нинди спорт төрләрен яратулары турында сөйләделәр. Үсеп килүче яшь буында сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксыну уяту, аларга мөмкин кадәр уңай мисаллар күрсәтү мөһим.