1 ноябрь көнне,беренче тапкыр “Батыр” спорт комплексында аталы-уллы шәхси эшмәкәрләр Илназ,Искәндәр,Мөнәвир һәм Мәгъсүм Камалиевлар призына 2008 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмерләр арасында татарча көрәш ярышлары булып үтте.Әлеге көрәш бәйгесендә Баландыш төп мәктәбенең бер төркем укучылары да катнашып нәтиҗәле чыгыш ясады һәм команда 2 нче урынны яулады
Балачак – кеше гомеренең иң матур, иң күңелле чоры. Шушы күңелле чорны балалар бакчасы тагын да тулыландыра, балага киләчәк тормышында үз урынын табарга этәргеч бирә. Без Шәдке балалар бакчасының тәрбиячеләре, балалар белән рәсем ясауга зур игьтибар бирәбез. Рәсем аша бала үзенең әйләнә-тирәгә мөнәсәбәтен чагылдыра. Буш вакытларында безнең бакча балалары рәсем ясарга яраталар малайлар күбрәк трактор, машина, параход яки танк ясый. Ә кызлар үзләренең гаиләсен һәм чәчәкләр ясарга яраталар. Һәр рәсемдә балаларның хыялы ярылып ята. Рәсем ясау балаларның күзаллауларын, эстетик зәвыкларын үстерә. Бүген балалар су астын кузаллап ясарга булдылар.
Иске Җөри авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Татар халкының гасырлар буе яшәгән гореф-гадәтләре"дигән темага кичә үткәрде. Балалар үз нәселләренең гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнделәр. Аларның һәркайсы үзенең нәсел шәҗәрәсен ясап карады.
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык. Иң мөһиме - кыйблабыз ачык, туры булсын. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр.
Караширмә авылы мәдәният йортында ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Ягафарова Г. Н. кунакта булды. Ул балаларга юл йөрү кагыйдәләре, юлның шартлы билгеләре белән таныштырды, юлда һәрвакыт сак булуны кисәтте, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгән вакытта гына, үзебезнең тормышыбызны саклау иң мөһиме икәнен балаларга төшендерде. Бүгенге вәзгыятьтә без һәрвакыт юл йөрү кагыйдәләрен сакларга кирәклекне Ягафарова Г.Н. балаларга азсызыклады.
На самом деле, какие бы земли, страны ты ни посещал, где бы ни побывал, родной край-самый близкий и дорогой. Наше село Большие Метески. Волшебная природа, леса, поля, горы, луга, родники.17 октября работники культуры с. Большие Метески провели фотовыставку “Туган авылым-торган җирем“.
Көз җитү белән барысы да үзгәрә, рәссам табигатьне бөтен гүзәллек белән бизи кебек.Шул уңайдан Үзәк мәдәният йорты ," Көз могҗизалы вакыт", дигән темага рәсем конкурсы игълан итте. Актив катнашучыларны истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.
Күкчә авыл клубында балалар өчен " Яраткан ел фасылым- көз" дип исемләнгән онлайн рәвештә рәсем ясау конкурсы игълан ителгән иде. Әлеге конкурста Эльвина Шагимарданова үз авылын һәм матур табигатен ясап җиңүче дип табылды.
Мастер-класста Сауш авыл мәдәният йорты мөдире Гарифуллина А.Г. балаларга чәчәкләрдән һәм көзге яфраклардан бәйрәмгә ничек чәчәк бәйләме ясарга кирәклеген күрсәтте. Мастер-класс өчен материаллар мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде, теләкләре булган балалар үзләре белән чәчәкләр һәм яфраклар алып килделэр
Чара ахырында" берләшмәсенә йөруче балалар белэн "Көзге букет"күргәзмәсе оештырылды. Мәдәният йортына килүчеләргә көзге чәчәкләрдән һәм яфраклардан чәчәк бәйләмнәре тәкъдим ителде.
Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шул уңайдан, 17 октябрь көнне Караширмә авылы мәдәният йортында берләшмәгә йөрүче балалар әтиләрен бәйрәмнәре белән котладылар.