Бөтендөнья авыл хатын- кызлары көне. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре, берләшмәгә йөрүче ханымнар белән «Мин бер гади авыл хатыны» исемле темага түгәрәк өстәл артында әңгәмә – сөйләшү үткәрделәр. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.
Олы Мишә авылы җирлеге авыл үзешчәннәре катнашында Теләче районы торгызылуга 30 ел тулуга багышланган “Моңнар агыла туган җирдә” дип исемләнгән халык иҗаты фестивале концертының чираттагысы узды.
Теләченең «Дулкын» бассейнында запастагы хезмәт итеп кайткан гражданнар арасында «әтиләр көне» һәм Теләче районы оешуга 30 ел тулу уңаеннан йөзү ярышлары булып узды.
Бүген Теләче урта мәктәбе базасында “Кече яшьтәге мәктәп укучыларында уку һәм математика грамоталылыгын формалаштыруның перспектив технологияләре” дигән темага башлангыч сыйныф укытучыларының семинар-киңәшмәсе үтте. Районыбыз мәктәпләреннән килгән башлангыч сыйныф укытучылары ачык дәресләр карадылар. Килгән кунакларга шулай ук яшь талантлар катнашында “Пар алмалар” дигән театр сәхнәләштерелде.
Район мәгариф булеге методисты Анна Саетова җитәкчелегендә Теләче балалар бакчаларының бер төркем белгечләре (логопед, психолог, рус һәм татар теле белгече) методик максат белән безнең балалар бакчасына килделәр. Белгечләрнең максаты: тәрбиячеләргә психология өлешеннән консультация, рус һәм татар теленнән өстәмә белем бирү, логопед киңәшләрен тапшыру иде. Балаларыбыз югалып калмыйча килгән кунаклар белән ачыктан ачык сөйләшеп, булган белемнәрен җиткерделәр.
4 контролер, 25 исәпкә алучы, район дәрәҗәсендәге 1 инструктор сайланган. Исәпкә алу һәм стационар участоклар өчен бүлмәләр сайлап алынган. Сан алучылар планшет компьютерлардан файдаланып сораштыру үткәрәчәк.
Иске Җөри авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары өчен «Авыл мәдәнияты һәм тормышы» дигән профилактик әңгәмә үткәрделәр. Балалар анкета сорауларына җавап бирделәр, Мәдәният тормышы турында мәгълүмат тыңладылар
Утыртылган агачлар үсеп китеп һәм вакытлар узу белән авылдашларын тәмле җиләк-җимеш белән куандырырлар дип өметләнеп барысы да зур энтузиазм белән эшләделәр.
Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Үз агачаңны утырт" акциясендә катнаштылар.
Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 6 нчы сыйныф укучылары өчен «Закон буенча яшәргә дип исемләнгән хокукый сәгать үткәрделәр. Китапханәче РФ Конституциясенең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, аның структурасы белән таныштырды. Шулай ук балалар үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында белделәр, хокукый викторина сорауларына җавап бирделәр.