ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Шәдке балалар бакчасы балаларына, тәрбияче апалары "табышмаклар сандыгы" дип исемләнгән тематик чара үткәрде. Балалар көзге темага багышланган табышмакларга җавап бирергә өйрәнделәр, шулай ук  алар "бакчадан уңыш алып кайт"дигән хәрәкәтле уен уйнадылар.

Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балаларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, аны саклау уңаеннан “Урман аланы буйлап” дигән уен – викторина үткәрелде. Укучылар “Кошлар дөньясы” һәм “Хайваннар патшалыгы” буенча викторина сорауларына җаваплар бирделәр.

Баландыш авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан укучылар өчен Теләче районының яңадан торгызылуына 30 ел тулуга багышланган "Туган ягым - яшел бишек" дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Чараның максаты - үсеп килүчегә патриотик тәрбия бирү иде. Биредә балалар туган ягыбыз һәм районыбыз турында сорауларга җавап таптылар һәм тарихи мәгълүматлар белән танышлтылар. Шулай ук аларга Теләче ягыннан чыккан күренекле шәхесләр турында сөйләнелде.


28
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Сөмбелә ул – уңыш бәйрәме. Аны  уңыш җыелгач, көзге кыр эшләре беткәч,көн белән төн тигезләшкәч бәйрәм иткәннәр. Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә исемле кыз булган. Аны телгә оста, чая кызлар арасыннан сайлап алганнар һәм Сөмбелә итеп киендереп мәйданга чыгарганнар, төрле сораулар биргәннәр. Аның сүзләренә хәтта картлар да колак салган. Сөмбелә – башак дигәнне аңлата.Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән дә әлеге бәйрәм билгеләп үтелде. Балаларга бәйрәм бик ошады.

Һәр халык өчен туган тел-иң кадерле,куәтле,моңлы тел. Туган телебезне,милләтебезне саклау- безнең бурычыбыз.Шушы уңайдан 27 октябрь көнне Балыклы авылы мәдәният йортында "Ядкарь" фольклор иҗат берләшмәсенә йорүчеләр белән шигырь кичәсе үтте.Катнашучылар якташ язучыларыбызның шигырьләрен кычкырып укып, яттан белгән шигырьләрен туган телебездә сөйләделәр.

Юбилярны котларга Теләче авылы җирлеге башлыгы Мараков Илдар Рамил улы, Теләче муниципаль районы Башкарма комитетын җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйниятуллин Динар Сәет улы, Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре Солтанова Лилия Ильяс кызы һәм Тихонова Вера Михайловналар килделәр.

Ул аз укучы балаларны китапханәгә җәлеп итү максатыннан үткәрелде. Бу көнне һәр бала "Безнең китапларның тәмен татып кара!» дигән рекламалы китаплар алды. Шулай ук акциядә катнашучылар рекламалы кәнфитләрне дусларына һәм танышларына тәкъдим итте.

Биредә Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ибраһимов Зөлфәт Зөфәр улы, Татарстан Республикасы Саба-Теләче хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе Закиров Фәнис Фәрит улы, хәрби хезмәтен Әфганстан җирендә үтәгән районыбызның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Нуретдинов Рәис Рөстәм улы, Теләче урта мәктәбенең «Юнармия» отряды җитәкчесе Гатиятов Рәсип Рәшит улы катнашты.

Балаларда Туган телгә мәхәббәт , татар язучылары иҗатына ихтирам, әкиятләр аша әхлак тәрбиясе бирү максаты белән 26 октябрь көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче укучылар өчен “Без мультфильм яратабыз” дип исемләнгән чара уздырдылар. Алар Габдулла Тукай, Абдулла Алиш , Каюм Насыйри  һ.б. язучыларның әсәрләре буенча мультфильмнар карадылар.  Татар телендә,  матур рәсемле әкият - мультфильмнарны караганнан соң, балалар күңелендә матур кичерешләр туды.

Туган як, туган ил, туган туфрак! Ватан! Бу сүзләр һәр кешегә үз анасыдай якын, газиз! Кешеләр туган җирләренең матурлыгын гөлгә тиңләгәннәр, аның табигатенә, урманнарына, кырларына сокланганнар. Һәр кешегә үз туган ягы көч, дәрт, илһам, моң бирә. Күпме генә шагыйрьләр үзләренең туган җирләренә багышлап шигырьләр язмаган да, туган илен сагынып нинди генә җырлар җырламаган. Читтә яшәгән кешеләр үзләренең туган якларын, туганнарын, дусларын сагынып кайталар. 9 октябрь көнне Олы Мәтәскә авылында  “Моңнар агыла туган җирдә” дип исемләнгән  фестиваль-конкурс үтте. Бу чарада авыл җирлегенә кергән барлык авылларның  җыр-моңга гашыйк кешеләре һәм туган җирләрен сагынып  читтә яшәүчеләр катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International