ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Марсель Галиевка 75 яшь тулуга карата Урта Мишә авыл китапханәсендә “Әдипнең алтын тоткалары” исемле китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмә аркылы  китап укучылар аның күпкырлы иҗаты, тормыш юлы белән таныша алалар.

Ямбулат авылы китапханәсендә укучы балалар белән "Наркоманиягә без каршы" дигән әңгәмә үтте.

Сауш авылы китапханәсендэ  язучы, шагыйрь, драматург Марсель Галиевның  туган көне уңаеннан “Марсель Галиевка -75 яшь” темасына китап күргәзмәсе куелып,  әдәби сәгать үткәрелде. Кичәдә китап  укучылар анын тормыш юлы һәм  иҗаты белән таныштылар.

Татар шагыйре, язучы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевка 75 яшь тулу уңаеннан Теләче үзәк  китапханәсендә “Сүз төзелә күңел тәлгәшеннән” исемле күргәзмә эшли. Күргәзмә аркылы китап укучылар аның күпкырлы иҗаты, тормыш юлы белән таныша алалар.

Күкчә авыл китапханәсендә язучы, шагыйрь һәм драматург Марсель Галиевнең тормышы һәм иҗатына багышланган әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында китапханәче балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Әлеге чарада язучының китапларына күзәтү үткәрелде, шигырьләре кычкырып укылды.

Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, журналлар тәкъдим ителде, алар үзләренә ошаган китапларны, журналларны өйләренә укырга алдылар.

Казаклар авылы китапханәсендә Теләче районының кабат торгызылуына 30 ел тулу уңаеннан, “Якташ язучылар иҗатында туган як образы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында “Теләче китаплы төбәк”, “Гыйлемнең гомере озын” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды. Бу чарада укучылар якташ язучыларның китаплары белән таныштылар, шулай ук аларның туган ягыбызга багышлап язылган шигырьләрен һәм әсәрләрен кычкырып укыдылар.

Хәр милләтнең үз туган телендә аның мәдәнияте  чагыла. Туган тел-ул безгә әби - бабаларыбыздан калган Зур  мирас. 8 октябрь көнне Югары Мәтәскә авыл  клубында"Татар теле-Туган телем" дип исемләнгән  әңгәмә үтте. Чарада  катнашучылар онытылып килә  торган борыңгы татар халык җырларын, мөнәҗәтләрен башкарып, күңелле татар халык уеннарын уйнадылар. Чара чәй табыны артында күңелле  табын  җырлары белән тәмамланды.

Олы Мәтәскә авылы җирлегенә кергән үзешчәннәр катнашында   “Моңнар агыла туган җирдә” дип исемләнгән халык иҗаты фестивале концерты узды.

2021 елнын 9 октябрендә “Батыр” спорткомплексында “Теләче” спорт мәктәбе  балалар сәламәтләндерү үзәге белән берлектә   2006-2008, 2003-2005  нче  елларда  туган егетләр-кызлар арасында кул көрәше буенча район беренчелеген үткәрде.

Ярышта барлыгы 10 мәктәптән 147 укучы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International