Баландыш авылы мәдәният йортында Теләче муниципаль районы оешуга 30 ел тулуга багышланган “Моңнар агыла туган җирдә” район халык иҗаты Фестивале булып узды. Фестивальнең максаты: талантлы яшьләрне ачыклау, туган як тарихын һәм мәдәниятен сәнгати чаралар аша пропагандалау, якташ-сәнгатькәрләр иҗатына кызыксыну уяту.Безнең мәктәп коллективы да бу фестивальдә актив катнашты.
Исегезгә төшерәбез, ул 2021 елның 2 июлендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан чыгарылган 201 нче номерлы карарга нигезләнеп, районыбызның яңадан торгызылуына 30 ел тулуга багышланып үткәрелә. Алдагы фестивальләрдән аермалы буларак, концертлар һәр җирлектә дә көзге ярминкә, кул эшләре күргәзмәсе белән башланып китәчәк.
Иртәгә исә, 9 октябрь көнне район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов җитәкчелегендәге жюри алдында Олы Мәтәскә авылы җирлегендә яшәүче үзешчәннәр имтихан тотачак.
Мәктәбебездә “Китапка икенче тормыш бүләк ит!” хәйрия акциясе старт алды. Баландыш төп мәктәбе укучылары бу акциядә ел саен актив катнашалар. Акция мәктәп китапханәләре фондын дәреслекләр, фәнни – популяр, белешмә, матур әдәбият белән тулыландыру максатында үткәрелә, шулай ук балаларда китапка карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итә.
2021 елның 23 октябрь көнендә Ачы авылында яшәүче тыл ветераны Надежда Федоровна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан аңа Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин һәм Теләче авыл җирлеге башлыгы Ильдар Мараков та җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
26 октябрь көнне Әбде авыл китапханәсендә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышлап «Родной язык, как сладок твой мотив» дигән викторина үткәрелде, ул патриотизм, толерантлык, җәмгыять тормышында туган телнең әһәмиятен аңлауга, сөйләм культурасын формалаштыруга, туган телеңә һәм башка телләргә карата хөрмәт, туган телең, ата-бабаларың, халыкка, мәдәнияткә карата горурлык хисенә, балалар сөйләмен хәтерен, фикерләвен үстерүгә, талантларын ачуга юнәлтелгән иде.
Татар теле... Тугач та иң газиз кешене ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, утларга- суларга салсалар да, чукындырсалар да, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле! Шушы телдә сөйләшәбез, аралашабыз, укый-яза беләбез. 26 октябрь көнендә дә Караширмә авылы мәдәният йортында берләшмәгә йөрүче балалар белән "Туган телеңне беләсеңме?" дип исемләнгән викторина булып узды. Балалар "Тел - ул бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионнарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше" икәнлегенә төшенделәр. Әйдәгез аны яратыйк, пычратмыйк!
Осталык - зур байлык. Иренмәсәң, оста булырсың. Һөнәр - кулдагы алтын беләзек. Шул девиз астында Шәтке мәдәният хезмәткәрләре 24 октябрь көнне “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүчеләр белән ясалган кул эшләреннән “Көзге бизәкләр” дигән күргәзмә әзерләнде.
Яшьләр Сергей Есенинның шигырьләрен бик теләп укыдылар һәм аларны танылган актерларның аудиоязмаларында тыңладылар. Шагыйрьнең шигырьләре композиторларны күп җәлеп итә, аның шигырьләренә бик күп җырлар тупланган. Балаларга Есенинның музыкага салынган шигырьләрен ишетү бик кызык булды.
Чарада балалар кызыксынып "Житез һәм кыю","Кояш нурларын сайла","Кем тизрәк» дип исемләнгән конкурсларында катнаштылар.
Чара барышында балалар үзләренең фантазияләрен һәм иҗади сәләтләрен үстерделәр. Бу көнне, әлбәттә, дуслык җиңде.
Әлеге чарада Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова да катнашып, 21 көн дәвамында укыган китаплардан матур, файдалы өзекләрне Вконтакте социаль челтәр битендә яктыртып барды.