ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Без hәрберебез дә олкәннәребезгә рәхмәтле. Әлеге обелискны карап чистартып тору безнен бурычыбыз булып тора. 23 октябрь көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре мәдәният йорты каршындагы обелискны чистарттылар. «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел», ди халык мәкале.

Теләче районының «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәттән файдаланучылар белән эшләү процессында төрле технологияләрне уңышлы куллана һәм алар ярдәмендә өлкән яшьтәге гражданнарның социаль активлыгын саклап калырга, озайтырга омтыла. Шушы көннәрдә социаль хезмәткәрләр, яхшы һава торышыннан файдаланып, скандинавия йөреше белән шөгыльләнделәр. Өлкәннәр, саф һавада йөреп, иммунитетларын ныгытуга ирештеләр, шулай ук күңелгә ятышлы мохиттә үзләрен кызыксындырган темалар буенча фикер алыштылар. Мондый күнегүләр физик сәламәтлекне саклап кына калмый, ә психоэмоциональ халәтне яхшыртырга да ярдәм итә, үз яшендәге кешеләр белән аралашуга булган ихтыяҗны канәгатьләндерә, яңа кызыксынулар уята. Саф һавада узган әлеге файдалы ялдан соң социаль хезмәттән файдаланучыларның кәефләре яхшырды, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре формалашты.

Әбде авыл китапханәсендә «Про наркоманию нужно знать, чтобы ее избежать» дигән темага мәгълүмати күргәзмә оештырылды. Күргәзмә янында әңгәмә-фикер алышу үтте, анда наркотикларның үсеп килүче организмга зарарлы йогынтысы, аларны куллануның нәтиҗәләре, наркотикларның акрын үлем булуы турында сөйләнде. Чарада катнашучылар бу проблемага үз фикерләрен һәм карашларын белдерделәр.

Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. беренче сыйныф укучылары белән “Әкият иленә сәяхәт” исемле мәдәни дәрес үткәрде. Халык авыз иҗатының бер төре булган һәм җир йөзендәге барлык милләтләрдә дә яшәп килүче, буыннан буыннарга күчеп йөрүче хайваннар турындагы әкиятләр аша гомуми кузаллау булдырылды.

Максабаш авылы китапханәсендә шагыйрь Ленар Шәехның тууына 39 ел тулу  уңаеннан “Үзем белән очрашу” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Укучылар күргәзмәгә урнаштырылган материаллар нигезендә анын тормыш юлы, китаплары белән якыннанрак таныша алалар.

Район күләмендә үткәрелгән “Яраткан бакчам” бәйгесендә Урта Мишә авылы китапханәчесе дә катнашты.

Күкчә авыл китапханәсендә “Шигырьләр дөньясына сәяхәт”- дип исемләнгән китап күргәзмәсе шагыйрә Саҗидә Сөләймановага багышлана. Ул Татарстанның әдәби тормышына үз өлешен кертте. Шагыйрәнең иҗатында Башкортстанда, яраткан Уфада туган урыннарына зур урын бирелә. Ул татар шигъриятендә яңа күренеш булды һәм аның иҗаты әдәбият белгечләренең, шагыйрьләрнең һәм язучыларның игътибар үзәгенә әйләнде. Шигырьләрдә мәхәббәт, бурыч турында уйланулар яңгырый, дөньяны кабул итүдә аның гуманистик позициясе ачыла.

Хәзерге заманда төрледән-төрле мәгълүмат белү һәм аны дөрес итеп куллану кирәк. Шуңа күрә, 6нчы октябрь көнне Баландыш авылы мәдәният йортында "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены оештырылды. Яшьләр ике командага бүленеп, сорауларга җавап эзләделәр. Шулай ук алар уен барышында үзләренә кызыклы мәгълүматлар алдылар.

Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре “Яшел Россия” исемле экологик өмәгә кушылып , мәдәният йорты бакчасын һәм территория тирәлеген җыештырдылар.

Ачы мәдәният йорты директоры балалар өчен «Көзге уеннар»дип исемләнгән уен программасы үткәрде. Чара җылы һәм дустанә атмосферада үтте. Анда катнашучылар чын күңелләреннән күңел ачтылар һәм яхшы кәеф белән таралыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International