Нәкъ менә хәзер сентябрь-октябрь айларында, матур һәм кызыклы эшләнмәләр ясарга иң шәп вакыт.
Балалар үзләренең эшләрен әзерләүдә һәм рәсмиләштерүдә үзләренең якты фантазияләрен күрсәттеләр. Үз куллары белән алар үз куллары белән яшелчә, җиләк-җимеш һәм табигый материаллардан кызыклы эшләнмәләр ясадылар. Аларга үз идеяләрен тормышка ашырырга Сауш аввлы мәдәният хезмәткәрләре Гарифуллина А. г. һәм китапханәче Сәйфетдинова Р. М. булыштылар.
Мастер-класс тәмамлангач, кул эшләре Теләче район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы хезмәткәре көненә багышланган концертта оештырылган күргәзмәгә юнәлделәр.
3 октябрь көнне Максабаш авылы китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре “Яшел Россия” исемле экологик өмәгә кушылып, мәдәният йорты бакчасын җыештырдылар.
Туган көне дә аның нәкъ менә көз аенда, 3 октябрьдә. Шул уңайдан 5 октябрь көнне Әбде авыл китапханәсендә «Капели звонкие стихов» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында шигърият сәгате үткәрелде. Анда укучылар шагыйрьнең шәхси тормышы, хатын-кызлар белән мөнәсәбәтләре, шагыйрьнең иҗаты турында билгесез фактлар белән таныштылар. Чара дәвамында шигырьләр яңгырады. Сергей Александрович Есенин - һичшиксез, милли әдәбиятыбызның иң якты талантларыннан берсе. Аның шигырьләре ихлас күңел җылысы белән тулы, шуңа да күп укытучан.
Сауш авылы китапханәчесе “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче балалар белән әзерләнгән «Бакчада үскән яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән эшләнмәләр» күргәзмәсе белән район күләмендә үткәрелгән авыл хуҗалыгы бәйрәмендә катнашты.
Әбде авыл китапханәсендә танылган рус язучысы С.Т. Аксаковның тууына 230 ел тулу уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды һәм иҗатына күзәтү үткәрелде. Китап укучылар язучының кызыклы фактлары белән таныша, аның иҗади юлын карый һәм әсәрләре белән якынрак таныша алдылар.
Сауш мәдәният йорты фойесында яшьләр өчен «Һәр көн әдәпле бул! »дип исемләнгән этикет сәгате үткәрелде. Дәрестә балалар «этикет» сүзенең әһәмиятен, чит илләрдә һәм Россиядә кагыйдәләр барлыкка килү тарихын белделәр. Уен формасында өстәл артында үз-үзеңне тоту, мөрәҗәгать итү, сәламләү һәм башка күп кенә кагыйдәләр искә төшерелде.
«Комплимент бүләк ит» дигән гади уен ярдәмендә һәркем үзен игътибар үзәгендә тоеп, башка кешегә җылылык бүләк итте.
Ачы мәдәният йорты директоры Лилия Ильяс кызы житәкчелегендә мәдәният йорты каршында эшләп килүче"Рябинушка" фольклор ансамбле һәм мәдәният хезмәткәрләре Теләче авылының үзәк урамында үткәрелгән ярминкәдә актив катнаштылар. Анда алар халыкны матур җырлары белән сөендерделәр.
Безгә дә бу мәкальнең мәгънәсен онытырга ярамый. Өлкәннәргә ,үзебездән кечеләргә, көчсезләргә һәрвакыт ,һәркайда игътибарлы ,мәрхәмәтле булырга кирәк.. Шуны аңлату максатыннан 3 нче октябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Кечегә шәфкатьле ,олыга хөрмәтле” дип исемләнгәнгән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә төрле сыйныф укучылар белән үткәрелде.Мәдәният хезмәткәрләре укучыларга һәркөнне игелекле гамәлләр кылырга,изге эшләр башкарырга ,кешеләргә миһербанлы,шәфкатьле булырга кирәклеге турында аңлаттылар.
2021 елда Шәтке авылында туып үскән язучыларыбыз Сәйдә Зыялы һәм Нурислам Хәсәновларның 80 яшьлек юбилейлары булып узды. Шул уңайдан Шәтке авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә “Туган якның сүнмәс нуры Сез!” дигән әдәби – музыкаль кичә үткәрделәр. Кичәгә Сәйдә Зыялы да кайтты. Ул үзенең эчтәлекле матур чыгышында балаларга һәм авылның өлкәннәренә иҗаты турында сөйләде. Кичә барышында Сәйдә апаның әсәрләре һәм Нурислам Хәсәнов әсәрләреннән өзекләр сөйләнде. Юбилярны котларга районнан Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Резедә Миннехан кызы да килде. Кичә бик матур булды.
3 октябрь көнне Арча шәһәрендә 2007-2008 елгы кызлар һәм егетләр арасында волейбол буенча ачык турнир узды. Барлыгы 7 кызлар, 8 егетләр командасы катнашкан әлеге турнирда Теләче районы данын яклап, тренерлар Зәкев Ә.Х., Габделхәев Р.Х. җитәкчелегендә Теләче, Шәтке, Үзәк, Иске Җөри урта мәктәбе укучылары катнашты. Кызлар командасы 2 урынга лаек булды.