ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

26 нчы сентябрь көнне Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче балалар белән районыбызда урнашкан "Туган авыл" территориясендә урнашкан музейга сәяхәт ясадылар. Районыбызның иң матур әлеге урынын эшмәкәр Рәфкать абый Шафиков үз көче белән булдырган. Балаларга әле сәяхәт бик ошады.

Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре сәүдә нокталарында эшләүче китап укучыларны яңа китаплар һәм газета-журналлар белән таныштырдылар.


18
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Авдонина Л.Г. Саба, Теләче, Кукмара районнары, Мамадыш районы һәм Мамадыш шәһәре гражданнарын 26 октябрендә видеоконференцэлемтә режимында шәхси кабул итәчәк


16
октябрь, 2021 ел
шимбә

Бәйрәм белән!

Төзек, матур юллар теге яки бу төбәкнең, торак пунктның йөзен генә билгеләп калмыйча, халыкка зур уңайлыклар да тудыра. Юлсыз җирдә тереклек юк дәрәҗәсендә. Шушы хакыйкәтьне аңлаган хәлдә, бугенге бәйрәм көнендә районыбызның юл хуҗалыгында эшләучеләргә безнең хөрмәтебез, рәхмәтебез аеруча зур.


15
октябрь, 2021 ел
җомга

17 октябрьдә Әтиләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, әтиләрне бәйрәм белән котлап, Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме белән флешмоб төшердек.

15 октябрь – Хәтер көне, 1552 елда Явыз Иван гаскәре явыннан Казанны саклаганда hәлак булган бабаларыбызны искә алу, аяусыз сугышта шәhит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию көне. Шушы уңайдан Олы Мәтәскә китапханәчесе һәм мәдәният йорты директоры «Җуелмас хәтер» дип исемләнгән тематик дәрес үткәрделәр.  Бу чарада берләшмәгә йөрүче төрле сыйныф укучылары катнаштылар.  Китапханәче аларга 469 ел элек булган вакыйга турында сөйләп үтте.

Россия Президенты Владимир Путин илдә Әтиләр көнен үткәрү датасын билгели торган Указга кул куйды. "Гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә ата — аналарның әһәмиятен арттыру максатларында, Әтиләр көнен билгеләргә һәм аны октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтәргә карар бирәм", - диелә документ текстында

14-15 октябрь көннәрендә Балыклы авылы мәдәният йорты игълан иткән күп һәм​ матур гөл үстерүчеләр фотобәйгесенә йомгак ясалды.Матурлык тудырган балалар һичшиксез үзләре дә матур,тәртипле булып үсәрләр.

   15 октябрь көнне Теләче үзәк китапханәсендә әтиләр көне уңаеннан Теләче урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары өчен “Ир асылы – ил бизи” исемле тәрбия сәгате уздырылды. Әлеге чарада районыбызның ДОССАФ оешмасы җитәкчесе, хәрби бурычын Әфганстан җирендә үтәгән, балаларына үрнәк әти, оныкларына кайгыртучан дәү әти булган Нуретдинов Рәис Рөстәм улы катнашты һәм укучыларга теләкләрен җиткерде. Чара барышында  балалар "Минем әти – иң яхшысы" дигән анкета тутырдылар, әтиләренең  эшләре, казанышлары, бергәләп нәрсә белән шөгыльләнергә яратулары турында сөйләделәр. Шулай ук бәйрәм  көненә котлау открыткалары ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

  Ахырдан укучыларга әсәрнең төп герое булган  Рөстәмнең фаҗигале язмышын, тормыш сукмаклары, хис – кичерешләрен тасвирлап язылган Р.Нәбиев һәм Д.Нәгыймнең “Бөртекләп җыелган гомер” китабына күзәтү ясалды, китапханәгә килә торган газета – журналлар белән таныштырылды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, Теләче районы командасы, Югары Ослан районыннан калышып, 2 нче урынны яулады. 3 урында-Спас районы, 4 урында –Алексеевск районы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International