ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Халкыбызның милли хәзинәсен саклау, аны башкаларга да җиткерү максатыннан, Казаклар авылы китапханәсендә “Татар халык иҗаты” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрне  дәвам иттеләр, җырлы-биюле уенда катнаштылар, татар халык әкиятләрен кычкырып укыдылар. Чара ахырында “Татар халык авыз иҗаты” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.

25 август - Җәлилчеләрне искә алу көне уңаеннан Максабаш авылы китапханәсендә "“Унбер егетебез, Җир шарының тынычлыгын яклар өчен, башларын гильотинага салды” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Укучыларга М.Җәлил һәм аның ун көрәштәшенең героик язмышы турында сөйләнде.  Максат итеп укучыларда тотрыклы патриотик, югары рухи - әхлакый сыйфатлар тәрбияләү куелды.

28 август көнне мәдәният йорты каршындагы ял паркында үткәрелгән  бәйрәм кичәсендә китапханәчеләр Республика көненә багышланган “Татарстан-уртак йортыбыз”, районыбыз оешуга 30 ел тулу уңаеннан “Моң бишегем-Теләчем” исемле бай китап күргәзмәләре тәкъдим иттеләр. Әдәби мәйданда әкият геройлары катнашында викториналар, рәсем ясау конкурслары оештырылды. Бәйрәмебез кунакларына “Эх, тәмле чәй-күңелдә җәй!”-дигән шифалы үлән чәйләре тәкъдим иттек.

25 август көнне Ачы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре "Сау бул, җәй" дип исемләнгән күңел ачу - уен программасы үткәрделәр. Чараны алып баручы Олы Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты хезмәткәре Рәзилә Хәкимова, Гайнетдинова Радмилла белән берлектә, балалар өчен күңел ачу программасы оештырдылар. Программа дәртле флэшмоб белән башланып китте. 

Чара барышында балалар күңелле һәм дустанә атмосферага чумдылар, кызыклы һәм күңелле уеннар уйнадылар. Бәйрәм ахырында барлык балалар да татлы бүләкләр алдылар.

Әмма барысының да башы һәм ахыры бар һәм, кызганычка каршы, җәй ахырына якынлаша. Әмма соңгы көннәр чын-чынлап кызу булырга вәгъдә итәләр, чөнки Сауш авылы мәдәният йортының урам мәйданчыгында балалар өчен «Менә җәй дә узды»дигән концерт - күңел ачу программасы булды.​ Шигырьләр һәм җырлар күп иде.
Ә мәйданчыкта балалар, кыюлык, батырлык күрсәтеп, катлаулы конкурсларны: капчык киеп йөгерү, аркан тарту, пешкән йомырка белән йөгерү һ.б. намус белән үттеләр. Бәйрәмдә катнашучылар ярышларның һәр төрендә актив катнаштылар.​ Шулай ук бәйрәмдә балалар батутта сикереп, барлык баларның яраткан попкорн һәм татлы мамык ашый алдылар.​
Бәйрәм бик яхшы узды, барлык кунаклар да канәгать калдылар.

29 август көнне Казаклар авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм Кече Кибәхуҗа  авыл җирлеге үзешчәннәре  тырышлыгы белән "Авылым кичләре" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булды. Чара татар халкының   күңелле уеннары, җыр, бию белән үрелеп барды. Килгән тамашачы үлән чәйләре, коймак белән сыйланды.

27 нче август көнне Теләче урта мәктәбендә “ Укытуның  сыйфаты: 2021-2022  нче  уку елында  укыту – тәрбия эшенең төп проблемалары һәм перспективалары” темасына укытучылар киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә укытучылар фәннәр буенча эш программаларын тикшерделәр. Укыту-тәрбия эшләре буенча яңа уку елына  максатлар һәм бурычлар куелды.

Татарстан Республикасы көне уңаеннан Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре «Татарстан-безнең уртак йортыбыз» дигән спорт – уен программасы үткәрделәр. Балалар бәйрәмнең тарихын тыңладылар, аннан соң беренче этапта күңелле күнегүләр үткәрделәр, теннис буенча турнир оештырдылар, площадкада эстафеталар һәм хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар.

27 август көнне Теләче балалар китапханәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Татарстан-горурлыгым минем» исемле китап күргәзмәсе куелды. Анда безнең республика, герб, гимн, флаг, икътисадның әйдәп баручы тармаклары турында тулы мәгълүмат тәкъдим ителде.

23 август көнне Казаклар авылында "Мәктәп чишмәсе"н ачу тантанасы узды. Концерт программасы белән Казаклар һәм Олы Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашты. Чара авылның тарихи-мәдәни, милли мирасын саклауга, мәдәни традицияләрне торгызуга багышланган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International