26 август көнне Олы Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында «Минем Туган ягым – Татарстан» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Чара директор Хәкимова Рәзилә Бәшировна тарафыннан оештырылды һәм үткәрелде.
Катнашучылар төркемнәргә кызыксыну буенча бүлештеләр һәм коллектив композицияләр иҗат иттеләр. Кисточка белән рәсем ясау-ул рәсем генә түгел, ул-чын иҗат! Бу шундый матур хис, син уйлап тапкан дөньяны рәсемгә төшерәсең һәм ул фантазияләр ярдәмендә җанландыра.
Чараның максаты-балаларның җәяү йөрү вакытында организмын сәламәтләндерү; табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрне ныгыту, игелеклелек атмосферасы тудыру, хәрәкәтчән уеннарда ирекле күнекмәләр тәрбияләү.
Экскурсия җәяү булды. Балалар җәйнең якты төсләре, туган авыл табигатенең матурлыгы белән таныштылар.
Аннары ярышлар узды, уеннар оештырылды. Балалар бер-берсе белән аралаштылар, ял иттеләр, һәм, әлбәттә, тәмле итеп ашадылар.
25 август - Җәлилчеләрне искә алу көне. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә "Җәлил һәм җәлилчеләр" темасы астында тарихи сәгать үткәрелде. Китапханәче үзенең чыгышында М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында сөйләде.
25 август-Җәлилчеләрне искә алу көне. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә «Бар җырымны илгә багышладым, гомеремне дә бирәм халкыма» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, әңгәмә үткәрелде. Китапханәче балаларга Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында сөйләде. Р.Мостафинның «Җәлилчеләр» китабы буенча китап күзәтү үткәрелде.
25 август көнне Олы Мәтәскә авыл китапханәсендә «Үлемсез Муса» дип исемләнгән тарихи хәтер дәресе үткәрелде, анда төрле сыйныф укучылары катнашты. Чарада балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар
23 сентябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә татар балалар шагыйре Әзһәр Габидиның тууына 90 ел тулуга багышланган «Укытучы – шагыйрь – фронтовик» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.
Әлеге күргәзмәдә китап укучыларыбыз Сарман районы Чукмарлы авылында туган шагыйрь Габидуллин Әзһәр Сәмигулла улының (Әзһәр Габиди) биографиясе һәм әсәрләре белән танышты. Әзһәр Габиди район мәктәпләрендә укытып кына калмый, иҗат эше белән дә шөгыльләнә һәм дистәләгән китап чыгара.
22 сентябрь көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1 нче сыйныф укучыларына Мәдәни көндәлекләр тапшыру максатыннан Теләче урта мәктәбендә булып, әлеге чарада катнашып кайттылар. Бу проект ярдәмендә без үсеп килүче яшь буынны рухи яктан баету һәм фундаменталь мәдәни кыйммәтләр формалаштыруга, шулай ук беренче сыйныф укучыларының танып-белү һәм мәдәни кызыксынуларын арттыруга, аларны Татарстан Республикасының мәдәни мирасына җәлеп итүгә ярдәм итәчәкбез.
22 сентябрь көнне Иске Карабаян авылы китапханәсендә "Тынычлык күгәрчене" дигән темага рәсем күргәзмәсе куелды. Кечкенә яшьтәге балалар тормыш матур, тыныч булсын өчен үзләренең рәсемнәрен тапшырдылар.
22 сентябрь көнне “Яшел Россия” дип исемләнгән экологик өмәдә Олы Нырсы мәдәният хезмәткәрләре дә катнаштылар. Алар мәдәният йорты территориясен җыештырдылар.
Татарстанның тарихи, әһәмиятле көннәре арасында Республика көне аерым урын алып тора. Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәчесе һәм клуб хезмәткәрләре 25 август көнне Республика көненә багышланган “Татарстан бәхет тапкан җирем, син бит минем газиз Ватаным” дигән тематик чара үткәрделәр.
Әлеге чараның максаты күпмилләтле республикабызның тарихын, мәдәниятен һәм традицияләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту. Чарага “Яшә Татарстан, даның еракларга таралып!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү ясалды. Чара барышында балалар Татарстан флагы һәм гербы , бу символларның мәгьнәсе, республика халыклары фольклоры турындагы сорауларга җаваплар бирделәр. Туган якка, Ватаныбызга багышланган җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Аннан соң балалар кызыклы уеннар белән беррәттән «Түбәтәйле», «Капкалы», «Йөзек салыш» кебек татар халык уеннарын да уйнадылар. Чара бик файдалы һәм җанлы үтте.