ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 нче елның 1 нче сентябрендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Ф.Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә, «2021-2023 нче елларда мәгариф» Федераль проекты кысаларында, табигый – фәнни һәм технологик юнәлештәге  «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды.

31 август көнне Теләче стадионында Теләче районы мәдәният бүлеге һәм китапханә системасы коллективлары ГТО нормативларын үтәделәр.

Ярышта күрше Саба районыннан Сатыш, Бигәнәй, Мамалай, Теләчебездән Үзәк, Иске Жөри авылларыннан һәм Теләче яшьләре футбол командалары очрашты.

Шулай ук балалар өчен «Сумо» уены һәм аркан тарту оештырылды. Чара дәвамында ял паркында районның барлык категория халкы өчен ГТО нормативларын үтәү мәйданчыгы эшләде.

Россиядә һәм күп кенә илләрдә 1 сентябрь Белем көне итеп билгеләп үтелә. Бу көнне мәктәпләрдә бәйрәм линейкалары уздырыла, укытучыларга чәчәкләр бүләк итәләр, ә беренче сыйныф укучылары өчен беренче кыңгырау шалтырый.Без дә укучыларны, укытучыларны Белем көне белән котлыйбыз! Белем көнендә Беренче сыйныф укучылары адресына аерым сүзләр әйтәсе килә. Кадерле дуслар! Куанып- шатланып укыгыз, яңа белемнәр алыгыз, һәм бер-берегезгә ярдәм итегез!

Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. Белемдә- бәхет, белемсезгә -  дөнья ләхет, ди бит татар халык мәкаледә. Шуңа күрә һәрчак белемле булыйк, белемгә омтылыйк! Быел беренч емәртәбә парта артына утыручылар тырышып укысын ,бетмәс- төкәнмәс белем хәзинәләрен ачсын.

Шушы “Белем бәйрәме” көне уңаеннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 1 сыйныф укучылары белән очрашу үткәрделәр. Аларны мәдәният хезмәткәрләре  шушы олы бәйрәм белән котладылар,укуларында зур уңышлар теләделәр . Орашу ахырында аларга бүләкләр тапшырдылар.

Шул уңайдан берләшмәгә йөрүче балаларны җәйге хезмәтләре өчен мактау грамотасы һэм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

1 сентябрь көнне Теләче үзәк  китапханәсе хезмәткәрләре, үз укучылары белән бергә, "Бегущая книга - 2021". Бөтенроссия интеллектуаль бәйгесендә катнаштылар.

Алан авылы  китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, балалар  өчен Республика көненә  багышланган “Татарстан-гүзәл Республикам!”дип исемләнгән информацион-күңел ачу чарасы үткәрелде. Ул шигырьләр, төрле конкурслар,спорт һәм эстафета уеннары белән үрелеп барды. Чара күтәренке рухта үтте һәм бераз гына дулкынландыргыч та булды,чөнки җәй белән саубуллашыр вакыт җитте. Балаларга бәйрәм бик ошады.

Яңа уку елына Әбде авыл китапханәсендә «Хочу все знать» һәм «Вдохни ветер приключений» дигән яңа китап күргәзмәләре оештырылды. «Барысы да ничек эшли» китабы ярдәмендә балалар теге яки бу әйберләрнең ничек эшләве һәм урнашуы турында белделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International