ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2021 ел
җомга

8 июль көнне Караширмә авылы балалары Иске Җөри авылы   китапханәсенә бардылар. Анда алар беләг "Теләчем - нурлы төбәгем" дигән темага сөйләшү үткәрелде. Балалар  шулай ук, әлеге китапханә  белән дә таныштылар. Күп китаплар аларда   кызыксыну уятты.

Чараның максаты-балаларның юл йөрү кагыйдәләре, сигналлар һәм Светофор эше турында белемнәрен ныгыту, балаларның юл билгеләрен билгеләү турында күзаллауларын ачыклау, игътибарлылык тәрбияләү, урам аркылы чыгу вакытында ориентлашу күнекмәләрен ныгыту. Балалар юлда, урамда, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр.

Шул унайдан Максабаш авылы мэдэният йортында «Салават купере» исемле берләшмәгә йөрүче балалар белән "Минем гаиләм-минем байлыгым" дигән исем астында рәсем конкурсы үткәрелде.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез. Балалар безне һәрчак шатландырсын, безнең горурлыгыбыз булсын! Илләр имин, гаиләләр нык булсын!

Чара барышында балаларга 8 июль-гаилә бәйрәменең каян, ничек барлыкка килүе турында күп мәгълүмат бирелде.

     Балаларга гаилә учагын сакларга, һәм аңа сүнергә мөмкинлек бирмәскә кирәклеге турында аңлатылды.  Гаилә җылысын саклаучы төп билгеләр мәхәббәт һәм үзара аңлашу, сабырлык һәм уңышлар, бәхет һәм иминлек, игелек һәм елмаюлар.

 Чара гаиләгезне саклагыз, бер-берегезне яратыгыз, күбрәк елмаю бүләк итегез дигән матур сүзләр белән тәмамланды.

Изге гамәлләр кылу өчен беркайчан да иртәдә  соң да түгел! Әгәр синең кәефең яхшы икән, аны башкалар белән дә уртаклаш, ярдәмгә мохтаҗларга  ярдәм кулы суз. Шул уңайдан Ачы мәдәният йорты хезмәткәрләре "Игелекле эш кыл!"дип исемләнгән девиз астында  балалар белән берлектә, балалар мәйданчыгында җыештыру үткәрделәр. "Без барыгызны да анда чисталык һәм тәртип сакларга чакырабыз" дип халыкка мөрәҗәгать иттеләр.

 Чарада катнашканнарның барысына да зур рәхмәт!

8 июль - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә.  Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре бу көн уңаеннан гаиләләр белән “Бергә укуы күңелле” исемле чара үткәрделәр.

7 июль көнне Теләче муниципаль районында «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балигъ булмаганнар өчен «Минем гаиләм - минем ныгытма» дип исемләнгән бәйрәм программасы үткәрделәр.

Белгечләр балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар, Петр һәм Феврониянең мәхәббәт легендасы турында сөйләделәр. Гаилә турында шигырьләр һәм әйтемнәр укылды. Социаль педагог Гайнетдинова Ф.Т. әлеге бәйрәмнең символы ромашка булуы турында сөйләде, чөнки ромашка – мәхәббәт, тугрылык һәм чисталык билгесе. Аннан соң балигъ булмаганнар белән  "Мин сиңа ромашка бүләк итәм, аның белән бергә үз мәхәббәтемне бүләк итәм!» дигән акция уздырылды. Акция барышында балалар мәхәббәт һәм үзара аңлашу теләп ромашка тараттылар, асфальтта “Минем яраткан гаиләм” дигән темага рәсем ясадылар.

Соңыннан белгечләр балаларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бу бәйрәм һәркемгә яхшы кәеф һәм аралашу шатлыгы бүләк итте.

Җәй ае - иң җылы, иң кояшлы рәхәт ел фасылының берсе. Ә җәйне җиләкләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Җиләк ул баларның яраткан тәм-томы гына түгел, ул витаминнар чыганагы да. Шуңа күрә Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында ел саен җиләкләргә багышланган атналык була. Балалар бу атнада яраткан җиләкләре турында сөйләштеләр, экскурсиягә чыктылар, рәсемнәр ясадылар, табышмакларга җаваплар таптылар, шигырьләр сөйләделәр.

Җәйге чорның иң популяр бәйрәмнәренең берсе - "Нептун көне". Бу-җәй, су һәм сәламәтлек бәйрәме, анда безнең балалар үзләренең бөтен осталыкларын күрсәтә алдылар. Балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар. Әлеге җәйге күңел ачу балаларга уңай хис-кичерешләр генә биреп калмады, шулай ук аларның организмын чыныктыруга ярдәм итте. Җәйге кызу көндә балаларга Нептун искиткеч күңелле чара бүләк итте! Барлык балалар да бик канәгать калдылар!!!

5 нче июльдә Теләче урта мәктәбе “ Дуслык” мәктәп яны сәламәтләндерү лагеренә  РОСТО ДОСААФ" оешмасыннан "Картинг" түгәрәге кунакка килде. Рәис Нуретдинов житәкчелегендә килгән команда, лагерьга йөрүче балаларны түгәрәк эшчәнлеге белән таныштырды. Картинг  машиналары турында сөйләде. Түгәрәккә йөрүче балалар, әлеге "нәни" машиналарда йөреп тә күрсәтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International