Журнал барлык вакыйгаларда катнашучы һәм елъязмачы, төрле тарихларны саклаучы, язучыларның, шагыйрьләрнең, журналистларның дусты һәм, иң мөһиме, үз укучыларының китаплары булган. Бу гасыр эчендә, вакыт һәм сәяси строй чорында, журнал исемен тугыз тапкыр үзгәрткән. Бигрәк тә 1920 нче елларда, кайчагында хәтта елына икешәр тапкыр исем кушу белән мавыгалар. 1991 елдан "Татарстан коммунисты «»Татарстан" га әверелә. Ул берничә тапкыр үзгәртте форматы һәм дизайн, булды полноцветным, калын. «Татарстан» журналы – безнең республиканың яшьтәше, шуңа күрә аерым миссия башкара. Бу-Татарстан тормышындагы тарихи вакыйгалар елъязмасы.
Теләче урта мәктәбе туган якны өйрәнү музее әгъзалары тарафыннан 2 а сыйныфында татар профессиональ музыкасына нигез салучы, җыр, театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән күренекле композитор Салих Сәйдәшевның тууына 120 ел тулу уңаеннан чара уздырылды. Соңыннан укучылар сыйныф җитәкчеләре Г.Ф. Нигъмәтҗанова һәм библиотекарь З.Р. Хәлилова белән Салих Сәйдәшев иҗат иткән "Зәңгәр күл" җырын өйрәнделәр.
19-20 декабрь көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә "Татарстанның бадминтон өметләре" республика ярышларының йомгаклау этабы булып узды. 2010 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында парлы разрядта Баландыш төп мәктәбеннән Җаббарова Фәридә (җитәкчесе Җаббаров Алмаз Фоат улы) 3 урынны яулады.
Ярышларда Кукмараның 2 командасы, Вятская Поляна һәм Теләче командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча безнең малайлар 3 урынны яуладылар. Җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары, медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.
Ямбулат авылы мәдәният хезмәткәрләре үз территориясен кардан ясалган фигуралар белән бизәде.
Баландыш авыл китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан эшләнгән “Тарих эзләреннән” дигән күргәзмә буенча онлайн видео күзәтү ясалды һәм социаль челтәр битенә интернетта китапханәнең битенә урнаштырылды.
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Урта Мишә авылы китапханәчесе Мөхәммәтшина Гөлфия Исмәгыйль кызы "Узнай Россию. Донское слово" исемле конкурста А.П. Чеховның "Каштанка" әсәре белән катнашып, Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
2020 елның 17 декабрь көнендә Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Шогаепов Мөхәммәт Шогаеп улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Мөхәммәт абыйга Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Заманча белем бирүне мәгълүмати ресурслардан (ИКТ) файдаланмаудан башка күз алдына да китереп булмый. Хәзер компьютерлар мәктәпкәчә белем бирү системасына да киң кулланыла.
Теләче үзәк китапханәсенең уку залында татар халык шагыйре Хәсән Туфанның тууына 120 ел тулу уңаеннан “Татар милләтенең күренекле вәкиле” дип исемләнгән күргәзмә куелды.