9 декабрь көнне, Ватан Геройлары көне кысаларында, Олы Мәтәскә урта гомумбелем бирү мәктәбендә Россия мәктәп укучылары хәрәкәте активистлары очучы – подполковник Ногманов М.З. белән очрашты. Мөнир Зәкиҗан улы Әфганстанда хезмәт итү еллары чорындагы хатирәләре белән уртаклашты. Чара ахырында РМУХ активистлары истәлеккә фотога төштеләр. Очрашу активистлар һәм оештыручыларның күңелләрендә якты хатирә булып истә калыр.
2020 елның 4 декабрь көнендә Комаровка авылында яшәүче тыл ветераны Григорьева Анастасия Андрей кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Анастасия апага Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсе тапшырылды.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
2020 елның 8 декабрь көнне, Үзәк бистәсендә гомер итүче Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Кәримованы Ватан Геройлары көне белән Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Саба муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова тәбрикләделәр.
Җитәкчеләр аңа җылы теләкләрен җиткерделәр, хәлләрен сораштылар. Гөлбикә ханым үзенә күрсәтелгән игътибардан олы рәхмәтләрен җиткерде.
Чаранын тантаналы өлеше Казанская ратуша бинасында Татарстан Республикасын премьр- министры урынбарасары В.Г. Шайхразиев катнашында үтте.
Бу чараларда Социалистик хезмәт герое Гөлбикә Кэримова катнашты.
Балачак – кеше гомеренең иң матур, иң күңелле чоры. Шушы күңелле чорны балалар бакчасы тагын да тулыландыра, балага киләчәк тормышында үз урынын табарга этәргеч бирә. Без Шәдке балалар бакчасының тәрбиячеләре, балалар белән рәсем ясауга зур игьтибар бирәбез. Рәсем аша бала үзенең әйләнә-тирәгә мөнәсәбәтен чагылдыра. Буш вакытларында безнең бакча балалары рәсем ясарга яраталар. малайлар күбрәк трактор, машина, параход яки танк ясый. Ә кызлар үзләренең гаиләсен һәм чәчәкләр ясарга яраталар. Һәр рәсемдә балаларның хыялы ярылып ята. Рәсем ясау балаларның күзаллауларын, эстетик зәвыкларын үстерә.
Күргәзмәдә коррупциягә каршы көрәш буенча хокукый материаллар, мәгълүмати буклетлар тәкъдим ителде, оештырылган җинаятьчелеккә каршы көрәш аспектлары, шул исәптән шәхси саклану чаралары да чагылдырылды..
Бу көн 2007 елдан бирле 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Безнең халыкның батырлыгын мәңгеләштерү, тарихи выкайгаларны истә тоту, яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре « Ватанның данлы уллары» дигән темага батырлык дәресе үткәрделәр. Чарада берләшмәгә йөрүче укучылар катнаштылар. Мәдәният хезмәткәрләре аларга, "Ватан Геройлары китабы"н файдаланып, Бөек Ватан сугышында батырлыклар күрсәткән даһи затлар, герой-пионерлар турында сөйләделәр, Хәтер китабыннан балалар белән бергәләп эзләнеп, сугышта катнашкан бабайлары хакында мәгълүмат бирделәр.
Һәр сәламәт кешенең дә игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү көченнән килә. Билгеле булганча, инвалидлар проблемаларының берсе булып аралашу җитмәү тора. 1-10 декабрь көннәрендә узган әлеге ункөнлек кысаларында Шәтке авыл китапханәсе һәм Шәтке мәдәният йорты инвалидларның өйләренә бару буенча акцияләрдә катнаштылар. Алар балачактан инвалидлар янына бардылар. Бүләкләр тапшырдылар, җылы сүзләр әйттеләр. Чөнки бу кешеләр сәламәтлеге буенча китапханәгә һәм мәдәният йортына йөри алмый, бигрәк тә кышкы вакытта.
Татар халкының күренекле сәясәтчесе, язучысы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты (2006), «Иттифак» фиркасе башлыгы (1991 елдан), төрки халыклар ассамблеясы рәисе урынбасары (1991 елдан), Милли Мәҗлес рәисе (1994-1997), Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты (1990-1995) Фәүзия Әүхәди кызы Бәйрәмовага 70 яшь тулу уңаеннан 8 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Фәүзия Бәйрәмова – татар милләтенең легендар шәхесе” исемле китап күргәзмәсе куелды.
Шушы ункөнлек кысаларында , Алан авыл китапханәсендә "Яхшы сүз –җан азыгы" дигән игелекле эшләр акциясе үткәрелде. Китапханәче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләренә барып, аларны китаплар, газета-журналлар белән таныштырды, хәлләрен белеште. Аларга нык сәламәтлек, уңышлар һәм озын гомер теләде. Ә китапханәнең уку залында “Күңел эретерлек сүзләр бар...” дип исемләнгән, мөмкинлекләре чикле булган язучыларның китапларыннан торган күргәзмә оештырылды һәм халыкка тәкъдим ителде.