ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2020 ел
шимбә

8 нче декабрь көнне Теләче урта мәктәбендә  Геройлар көненә багышланган очрашу булды. Укучылар белән очрашуга Ветераннар советы җитәкчесе урынбасары Сәлмән Гәлиевич Гыйлмиев килде. Сәлмән Гәлиевич, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган,узе бастырып чыгарган китаплары белән таныштырды. Очрашу бик кызыклы һәм файдалы булды.

25 декабрь көнне,   район үзәгендә,  районыбыз җитәкчесе Хаҗипов  Наҗип  Накипович катнашында,Үзәк чыршы  ачу тантанасы узды.  Якынлашучы Яңа ел белән, дуслар! 2021 нче ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игьлан ителде. Туган телләребезне саклап,халыклар арасындагы дуслык,бердәмлекне югалтмый, киләчәктә дә тыныч яшәргә язсын. Киләсе елда  һәр кеше исән-сау булып, хыялларын  тормышка ашырып,үз урынын табып  бэхетле булсын. Күңел түрендә матур хатирәләргә күчәчәк шатлыклы мизгелләр, туган-тумачалар, яраткан дуслар белән очрашулар булып торсын!

Теләче урта мәктәбе укучылары Кыш бабай мастерскоенда Яңа ел бәйрәменә уенчыклар, рәсемнәр ясыйлар. Сыйныф бүлмәләрен бизиләр. Яңа ел бәйрәменә балалар һәм мәктәп әзер.

Теләче урта мәктәбе укучылары бик теләп Яңа ел бәйрәмнәренә  азерләнделәр. Укучылар мәктәп тирәсендә  кардан искиткеч сыннар ясадылар. Алар барлык балалар  һәм  өлкәннәр  кунелендә бәйрәм алды шатлыгын тудыралар. Молодцы!

26 нче  декабрь көнне Теләче урта мәктәбендә   5 - 7 нче  сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәмнәре   үткәрелде. Бәйрәм кичәләре директор  А.Ф. Хафизов  котлавы белән башланып китте. Уку елының беренче яртыеллыгында  узган  Бөтенроссия һәм  Республика  фән олимпиадаларының район этабы буенча җиңүчеләр  район мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнделәр. Яңа ел бәйрәмнәре бик күңелле үтте!

Ведомствоара эшне оештыру кысаларында янгынга каршы куркынычсызлыкны профилактикалауга юнәлтелгән, ГАУСО КЦСОН "Родник"белгечләре белән   җирлек башлыклары, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарны, күп балалы , социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрне йөреп чыкты. Рейд барышында торак-көнкүреш шартлары тикшерелде, янгын хәбәрчеләре(АПИ) куелды һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларының үтәлеше турында инструктажлар үткәрелде.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Теләче муниципаль районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәре белән берлектә янгын куркынычсызлыгы буенча планнан тыш өйрәнүләр булып узды.


23
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Теләче урта мәктәбенең юл хәрәкәте яшь инспекторлары  ГИБДД  биргән яңа ел бүләкләре белән бүләкләнделәр.  Бүләкләрне Теләче районы ГИБДД бүлеге җитәкчесе И.Х.Нәзиров һәм Саба районы профилактика бүлеге җитәкчесе Г.Н.Ягәфарова тапшырды.

Район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тантананы ачып, катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме, гомумән, яңа 2021 нче ел белән  тәбрикләде. Кыскача 2020 нче елда эшләнгән эшләр, алда торган бурычлар белән таныштырып үтте.


22
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Хөрмәтле энергетиклар!

Яңа елга санаулы көннәр калганда, без һәр елны игелекле һөнәр ияләре - Энергетиклар бәйрәмен билгеләп үтәбез. Көндәлек тормышыбызны, яшәешебезне электр энерг иясеннән башка бер генә минутка да күз алдына китерә алмаган чорда энергетиклар иңендә никадәр олы җаваплылык, зур вазифа булуын күзаллавы кыентүгел.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International