ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2020 ел
шимбә

2020 нчы елның 19 декабрендә  «Батыр» спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2003 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында корәш буенча ТРның спорт остасы Расих Әхмәт улы Габдрахманов призына район беренчелеге  уздырды. 3 нче тапкыр үткәрелүче әлеге ярышта барлыгы 11 команда, 136 укучы катнашты.

Безнең районны өстәмә белем бирү педагоглары Илнар Илфат улы Вафин һәм Илнар Камил улы Нәҗметдинов җитәкчелегендә Теләче, Үзәк урта мәктәпләреннән малайлар тәкъдим иттеләр. Уен нәтиҗәләре буенча команда 6 нчы урынны яулады.

Узган шимбәдә, 2020 елның 12 декабрендә, Байлар Сабасында 2008-2009 елларда туган, 2010 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында "Бадминтонные надежды Татарстана- 2 тур» сайлап алу этабы узды.

5 сыйныф укучысы Тимербаев Раил һәм 3 сыйныф укучысы Гайнетдинов Рәсүл икенче урынны яуладылар. Котлыйбыз!

Бөек  Җиңүнең 75 еллыгы  уңаеннан «Татмедиа» Республика матбугат  һәм  массакүләм коммуникацияләр  агентлыгы, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте филиалы – «Казан утлары» журналы  редакциясе  Бөек  Ватан сугышы темасына язылган иң яхшы повестька, хикәягә  «Илең турында уйла» дип аталган ачык әдәби  конкурс игълан  иткән иде. Мәктәбебезнең  6нчы сыйныф  укучысы  Минһаҗев Камил  конкурсата  кантнашып 1нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!


15
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

https://finzachet.ru  сайтында онлайн – финанс зачетлары башланып китте. Барлык укучылар бу дистанцион тест  үткәндә узләрен  финанс яктан үстерәчәкләр  һәм кызыксындырган сорауларга җавап табарлар. Финанс зачетта  катнашу өчен https://finzachet.ru   сайтында регистрация үтәргә кирәк.

Һәр ел үзенең бәхетле һәм моңсу вакыйгалары белән истә кала. Әмма без барыбыз да һәрвакыт яхшы гына көтәбез. Иртәгесе көн нинди булачак? Бүген без башкарган кечкенә эшләргә бәйле: өйдә тәртип урнаштырачакбыз, файдалы төшке аш әзерләячәкбез, балалар белән вакыт уздырачакбыз, ата-аналарыбызга һәм якыннарыбызга ярдәм итәчәкбез. Без киләчәкне шулай булдырабыз. 2021 елның апрелендә катнашу-шундый ук гади эш, әмма аңа безнең уртак киләчәк бәйле.


14
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

    Юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең мәгълүматлылыгын арттыру максатыннан, 2020 елның 17 декабрьдә 12.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә һәм 12 территориаль бүлектә эшмәкәрләр өчен "Ачык ишекләр" көне узачак.


11
декабрь, 2020 ел
җомга

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан балалар товарларының сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре, Яңа Ел бүләкләрен 2020 елның 7 декабреннән 21 декабренә кадәр сайлау буенча «кайнар линия» оештырылды.


10
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Район учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре халык алдында башкарылган эшләр, алда торган планнар турында хисап тотты. Гражданнар үз чиратында үзләрен борчыган сораулар, тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать иттеләр.


8
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Мастер-класста яшь укучыларны кыш, кар, чыршы һәм кар бөртекләре турында табышмаклар көттеләр. Кар бөртеге-кышкы әкиятнең төп атрибуты һәм чыршыныкы  гына түгел, гомумән, интерьерны да матур итеп бизәү өчен кулланыла. Бу назлы, нәзакәтле һәм бик матур символ. Күләмле кар бөртекләре барысы  да бик матур килеп чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International