Теләче урта мәктәбендә макулатура җыю акциясе үткәрелде. Макулатура җыюда укучылар һәм ата –аналар бик актив катнаштылар. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Иң күп кәгазь тапшырган 5 а классы «Дулкын» бассейнына сертификат белән бүләкләнде.
Яхшы тәрбияле кешеләр этикет кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш. 23 октябрь көнне Ачы мәдәният йортында балалар белән "Нәрсә ул этикет" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Балалар этикет тарихы һәм бу сүзнең әһәмияте турында белделәр, этикетның төп таләпләре белән таныштылар.
Мастер-классны Олы Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты директоры Хәкимова Рәзилә Башир кызы үткәрде.
Әлеге чараның максаты: музыка астында бию хәрәкәтләрен матур һәм координацияле итеп башкару, ритм хисен үстерүгә ярдәм итү, дөрес осанка формалаштыру, татар биюенә кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү. Мастер-класста катнашучылар татар хәрәкәтләре нигезләрен өйрәнделәр.
Мастер-класста "Гөлләр"бию коллективының клуб формированиесендә катнашучылар катнашты.
Шуны истэ тотып 23 октябрь конне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Заман афәтеннән ерак булыйк” дигән тема астында әңгәмә үткәрелде. Яшьләргә наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, аның турында төрле язучыларның китаплары белән таныштыру һәм бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирелде. Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар урын алды. Яшьлэр бик актив әңгәмәдә катнашып, анкета сорауларына җаваплар бирделәр.
Халыкара музейлар көне тарихы 1977 елдан башлана. Ә 1978 елдан башлап Халыкара музейлар көне 150 дән артык илдә билгеләп үтелә. Музейлар аша җәмгыять үзенең тарихи-мәдәни мираска мөнәсәбәтен белдерә.
21 октябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Халыкара музейлар көненә багышланган "Татар тарихын барлап" дип аталган күргәзмә оештырылды.
Аның максаты: Балаларның Татарстан тарихы, халык авыз иҗаты буенча белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту. Аларда милли горурлык хисе, халкыбызның милли мәдәниятенә, традицияләренә ихтирамлылык тәрбияләү.
"Һәр өлкәнгә рухи юл" акциясе кысаларында 22 октябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе өлкәннәрнең өйләрендә булып, яңа кайткан китаплар һәм газета-журналлар белән таныштырды. Укылган китаплары белән фикер алышты.
22 октябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар арасында ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Мәңге яшә, гүзәл башкалам" дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурсның максаты - балаларны тарихи вакыйгалар белән таныштыру һәм аларның иҗади сәләтләрен ачу.
21 октябрь көнне Олы Нырсы мәдәният хезмәткәрләре авыл яшьләре белән “Сәламәтлек - зур байлык” дип исемләгән девиз астында әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында аларга сәламәтлекнең ни дәрәҗәдә кадерле, аның зур байлык икәнен аңлаттылар.
Әлеге юнәлеш еллар узган саен үзенең мөһимлеген югалтмый, чөнки кешелек тарихы табигать белән аерылгысыз бәйләнештә тора. 21 октябрь көнне китапханә хезмәткәрләре мәктәп укучылары катнашында “Табигать, без һәм киләчәк” исемле тематик әңгәмә үткәрделәр. Укучылар игътибарына табигатьне саклауга кагылышлы китаплар, вакытлы матбугат басмалары тәкъдим ителде, буклетлар эшлщнде.