Әңгәмә «сорау-җавап» формасында үтте. Балалар сирәк очрый торган үсемлекләргә һәм хайваннарга ничек ярдәм итәргә, табигатьтә үзеңне ничек тотарга кирәклеген белделәр. Китапханәче балаларны "Тере табигать серләре" сериясеннән булган китаплар белән таныштырды. Балалар кыргый хайваннар һәм аларның яшәү тирәлеге турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар.
25 октябрь көнне Шармыш авылы мәдәният хезмәткәрләре «Почемучки» клубы балалары «Колесо истории, или, как появился первый автомобиль» дигән исем астында танып-белү уен программасына чакырды. Балаларны автомобиль тарихы белән таныштырып, берничә этаптан торган конкурслар оештырдылар. Анда юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелде. Мондый чаралар балаларда активлык, игътибар, күзәтүчәнлек, логик фикерләүне үстерә.
Хөрмәтле укытучылар, ата-аналар һәм укучылар! Укучылар өчен яңа “ Мин- укучы” дигән мобиль ярдәмлек эшли башлаган. Аның ярдәмендә укучы электрон көндәлектән билгеләрне, яңалыкларны карап бара ала. Аны AppStore һәм GooglePlay кушымталарыннан алырга була.
Октябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелүче Автомобильчеләр көне - ул машина йөртүчеләрнең генә түгел, ремонт эшчеләренең, инженер-техник хезмәткәрләрнең, автотранспорт предприятияләре җитәкчеләренең дә һөнәри бәйрәме. Бу уңайдан 24 октябрь көнне Шармыш авылы мәдәният хезмәткәрләре "Автомобильчеләр көне!” дигән программа әзерләделәр. Анда автомобильнең тарихы турында сөйләнде, викторина сорауларында җаваплар эзләнде. "КамАЗ" автозаводына виртуаль экскурсия ясалды. Әлеге чарага «Автомобильләр дөньясында» дигән күргәзмә әзерләнгән иде.
Барысын да санап чыгу кыен. Һәм бу һөнәрләрнең һәркайсы үзенчәлекле һәм кызыклы, һәрберсе кешеләргә кирәк һәм мөһим. 23 октябрь көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре, хат ташучы Чернова Елена катнашында "Үз һөнәрең белән горурлан" дип аталган почта хезмәткәрләренә багышланган очрашу үткәрделәр.
Теләче урта мәктәбе укучылары көзге табигатьнең матур күренешләренә багышланган рәсемнәр итәләр. Бу матур рәсемнәрне балалар рәсем дәресләрендә укытучылары И.Н. Калжанова белән берлектә ясаганнар .Узегезнең уңышлар турында безгә дә языгыз. Уңышлар телибез!
Олы Нырсы авыл китапханәсендә берләшмәгә йөрүче балалар белән “Тылсымлы фонарь” дип исемләгән китап уку бәйрәме уздырылды. Караңгыда, ут яктысында укыган китаптагы әкият геройлары тагын да сихерле булып күренә. Әлеге бәйрәм хәрәкәтле уеннар белән бәйләнеп барды.
Чара барышында бик җитди һәм актуаль тема: экстремизм куркынычы, бер-береңә карата толерант мөнәсәбәт, милләтара мөнәсәбәтләрдә экстремизм һәм терроризмга юл куймау турында сөйләштеләр. Мәдәният хезмәткәрләре теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде һәм соңгы елларда иң яңгыравыклы террорчылык актлары статистикасын китерде. Чара ахырында яшьләр бу уңайдан үз фикерләрен әйттеләр.
Бу гадәти сүзләр, бигрәк тә балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә актуальлекне югалтмый.
Авылыбызның яшь парлары Энҗе һәм Рәлиф Газизуллиннар мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә алмагачлар һәм чыршылар утыртты. Бу күркәм гамәл бездә традициягә әверелде.