25 октябрь көнне Шармыш авылы мәдәният хезмәткәрләре «Почемучки» клубы балалары «Колесо истории, или, как появился первый автомобиль» дигән исем астында танып-белү уен программасына чакырды. Балаларны автомобиль тарихы белән таныштырып, берничә этаптан торган конкурслар оештырдылар. Анда юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелде. Мондый чаралар балаларда активлык, игътибар, күзәтүчәнлек, логик фикерләүне үстерә.