Хокуклар - кешегә шәхес буларак яшәү һәм үсү өчен кирәк шартлар. Һәрбер кешенең яшәргә, ирекле һәм бәхетле булырга хокукы бар. Ә балаларның аерым хокуклары да бар.
Ә нәрсә соң ул бурычлар?
Бурычлар – кеше тарафыннан ул үзе һәм калганнар тыныч кына яшәсеннәр һәм эшләсеннәр өчен башкарылырга тиеш хәрәкәтләр.
28 нче октябрь көнне Күкчә авыл клубында төрле берләшмәләргә йөрүче балалар белән " Хокукларыбыз һәм бурычларыбыз" дигән темага әңгәмә булып үтте. Балалар кызыксынып тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар.
Балалар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, "Кызыклы шәкерт" шигырен сәхнәләштерделәр, ел фасыллары турында табышмакларга җавап бирделәр, Г.Тукай әкиятләрен искә төшерделәр. Балалар әлеге чарада бик теләп катнаштылар. Кечкенәдән үк балаларда бөек шагыйрьнең шәхесенә карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисе уяту мөһим.
Баландыш төп мәктәбе укучылары төрле иҗади конкурсларда яратып катнашалар. Су объектларында балалар катнашындагы бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан үткәрелүче «Бозда һәм суда сак булырмын» дип исемләнгән республикакүләм рәсем конкурсы да аларны битараф калдырмады. Әлеге конкурста башлангыч сыйныф укучылары актив катнашты.
Акциянең шартлары гади - үзең укыган китапны китапханәгә бүләк итеп, башкаларга да яңа китап уку мөмкинлеге тудыру. Шушы акция кысаларында безнең китапханәбезгә Шәрәфетдинова Нәкия Абдулла кызы балалар өчен “Библиотека мировой литературы” сериясеннән 58 данә китап бүләк итте.Бу китаплар яшь буын укучыларыбызга тәкъдим ителәчәк һәм китап фондында сакланачак.
.
Әлеге чарада Урта Мишә авылы китапханәчесе Гөлфия Мөхәммәтшина да катнашты. Укыган китапларыннан матур өзекләрне Вконтакте социаль челтәр битендә яктыртып барды.
Анда табигатебезнең көче, табигатькә бәйлелегебез турында сөйләнде. «Мы все во власти природы» викторинасы сораулары белемнәрне ныгытты, һәм безнең төбәктәге үсемлекләр турында китаплар һәм журналлар тәкъдим итүче «Природа лечит» күргәзмәсе укучыларыбызга киңәшләрен бирде. Чара барышында И.Бунин, И.Тургенев, Н.Саконскаяның урман турында шигырьләре, М.Пришвин, Н.Сладков хикәяләреннән өзекләр укылды.
Үткәргән чараның төп максаты яшьләрне китапханәгә тарту, китап укырга теләк уяту, рухи яктан тәрбияләү иде.
Проект кысаларында марафонда катнашучы һәркем 21 көн дәвамында татарча китап, журналлар укып, укыган әлеге әдәби әсәрләрдән мәгънәле һәм кызыклы өзекләрне социаль челтәрдәге үз аккаунтында урнаштырып барды.
Яшьләр арасында мөстәкыйль фикерләүне үстерү,үз-үзеңне тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше булдыру, физик активлыкны арттыру өстендә эшләргә өндәү- китапханәнең төп бурычларының берсе булып тора. 24 октябрьдә Алан авылы мәдәният хезмәткәрләре яшьләр белән “Сәламәтлек –зур байлык” исемле әңгәмә үткәрделәр. Катнашучылар үзләренең белемнәре белән бүлештеләр, шәхси режимнары турында сөйләделәр, сәламәтлек турында фикерләрен белдерделәр.
Нәтиҗәдә балалар төсле карандашлар һәм фломастерлар кулланып көзнең барлык матурлыкларын чагылдырган рәсемнәр иҗат иттеләр. Ясалган рәсемнәрдән "Төсләр бәйрәме" дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Катнашучы балалар барысы да истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.