ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Әңгәмәне медицина хезмәткәре, фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Галявиева Г.Г. үткәрде.

Максаты-балаларның белемнәрен киңәйтү; балаларда әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы караш тәрбияләү.

27 октябрь көнне Югары кибәхуҗа авыл мәдәният йорты  китапханә урта мәктәпнен 10 сыйныф укучылары җитәкчеләре Юсупова Сәринә белән берлектә”Без -наркотикка каршы ”  дип аталган акция уткэрделэр. Акция вакытында укучылар урамда очраган кешеләргә наркотикның нинди афәт әйбер икәнен аңлаттылар.

Конкурска дип берләшмәгә йөрүче балалар төрле агач яфраклары җыеп алып килгәннәр һәм шуларны нинди агачныкы икәнен танып белделәр.

«Бердәм Россия» партиясе «Кече Ватан мәдәнияте» партия проектын тормышка ашыру кысаларында Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тулу уңаеннан «Бөек Җиңүнең яшь геройлары» дигән хәтер акциясе башлап җибәрде. Әлеге акция уңаеннан 28 октябрь көнне  Урта Мишә авыл китапханәсендә яшь геройлар  Л. Голиков, З.Партнова, М. Казей, В.Котик турындагы мәгълүматлардан күргәзмә куелды.

Шул уңайдан, Баландыш мәдәният йортында «Туган ягым – яшел бишек» дип исемләнгән стенд эшләнде. Стендта төрле елларда төшелгән фотосурәтләр урын алды. Алар авылыбыз тарихын, көнкүрешен, тормыш-яшәешен чагылдыралар.

 

21 көн дәвамында һәр катнашучы көн саен китап укып, иң кызыклы, матур өзекләрне Вконтакте социаль челтәрендә үз аккаунтында #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып бара. Шушы  онлайн марафонда Шәтке авылы китапханәчесе Кәүсәрия Галимуллина да катнашты.

Әңгәмәнең максаты: тәмәке тартуның организмда көчле үзгәрешләр китереп чыгара торган авыру икәнлеген аңлату; тәмәке төтененен тартмаучылар тарафыннан шулай ук куркыныч һәм зарарлы булуы; тәмәке төтененнән качу гадәтен формалаштыру.

Шәтке авылы китапханәсе  «Китапханәдә Лермонтов поэзиясе көннәре» дип аталган VIII төбәкара акциясенә кушылып  Дипломга лаек булды.

Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. “Халык дошманы”, “Халык дошманы баласы” дигән тамга аларга тыныч яшәргә ирек бирмәгән, һәркөнне җәберләүләргә дучар итеп торган. Нахакка гаепләүләр күпме кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән, күпмесенең йөрәген, җанын әрнеткән, әби-бабалары нигезен, туфрагын соңгы сулышларына кадәр сагындырып яшәткән. Шул уңайдан, 28 октябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Гөнахсыз корбаннар шәүләсе» исеме  белән сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнен  билгеләп үттеләр. Бу кичәдә китапханәче берләшмәгә йөрүче югары  сыйныф укучыларына репрессия корбаннары, бу елларның фаҗигасе турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International