ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Берләшмәнең оешуына күз салсак, ул 1996 елның 1 ноябрьеннән башлана. Аның башында Татарстанның атказанган укытучылары Тәнзилә Шәрәфиева, Равил Галәвиев, Татарстанның атказанган  мәдәният хезмәткәре Ризидә Дәүлиевалар тора.

2020 елның 29 октябрендә Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенә 5 ел тула. 29 нчы октябрь көнне Баландыш төп мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары РДШ оешмасы сафына керде.Педагог-оештыручы Мөбарәкшина Ф.Г. аларны РДШ положениесе белән таныштырды ,укучылар оешмага кергәндә  ант бирделәр.Соңыннан "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте" гимны яңгырады.

28 октябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектэ”Күңелле балачак” берләшмәсенә йөрүче балаларга “Гербарий”  конкурсы уткәрде. Конкурска балалар төрле агач яфраклары җыеп алып килгәннәр һәм шуларны нинди агачныкы икәнен танып белделәр.

Бу аның кечкенә Ватаны, ә шундый кечкенә туган почмакларыннан безнең зур Ватаныбыз тора. Һәр кеше үз Ватанын ярата. Безнең Ватан - Татарстан Республикасы - картада алай ук күп урын алмый. Әмма табигать байлыгы һәм матурлыгы буенча ул күп кенә Европа дәүләтләре белән бәхәсләшә ала. Ачы авыл китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан - туган ягым» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәнең «История и современность», «Герб, флаг и гимн моей Республики», «Лучезарная Казань»,  «Культура и традиции» бүлекләрендә укучылар игътибарына күп милләтле республикабызның тарихы һәм үсеше, традицияләре, мәдәният һәйкәлләре һәм истәлекле урыннары турында вакытлы матбугат, китаплар тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы Президенты, Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проект кысаларында, Баландыш төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәни көндәлек”ләр  тапшырылды.  Проектның максаты - яшь буын аңында мәдәни кыйммәтләр һәм рухи байлык формалаштырырга ярдәм итү, балаларны төп мәдәни вакыйгалар, республиканың мәдәният учреждениеләре белән таныштыру.

Баландыш авылы китапханәчесе мәктәп укучылары өчен Бөек Җиңү геройлары - пионерлар турында видеоролик әзерләде.

27 октябрь көнне Югары кибәхуҗа авыл мәдәният йорты китапханә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары җитәкчеләре Юсупова Сәринә белән берлектә ”Без - наркотикка каршы ” дип аталган акция үткәрделэр. Акция вакытында укучылар урамда очраган кешеләргә наркотикның нинди афәт әйбер икәнен аңлаттылар.

Сугыш елларында катнашкан яшьтәшләре өчен горурлык, Ватанга, газиз халкыбызга, Бөек Ватан сугышы турындагы матур әдәбият әсәрләре укуга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан “Сабыйга” китап укучылар берләшмәсенә йөрүче балалар өчен   видеопрезентация әзерләнде.

28 октябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә «Зур сугышның кечкенә геройлары» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрелде. Китапханәче сугыш елларында әтиләре һәм сугышчы абыйларының янәшәсендә булган пионерлар - Бөек Ватан сугышы геройлары турында сөйләде. Балалар игътибарына Таня Савичеваның   “Блокада көндәлегенә” күзәтү үткәрелде.

Айлыкның төп максаты – күзләре начар күргән кешеләргә игътибарны тагын да арттыру. Күз күрүе начар булган кешеләрне дә китап укуга җәлеп итәргә мөмкин. Китапханә алар өчен дөньяны танып белүнең киң мөмкинлекләрен ача. Әлеге айлык уңаеннан 28 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Күрә белсә күңел күзләре” исемле темага күргәзмә куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International