ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 5 ноябрендәТеләче муниципаль районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Гайнетдинова Ф.Т. халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында «Арт-терапия» технологиясе кысаларында «Башка кешеләргә карата сенситивлыкны үстерү» темасына социаль хезмәт алучылар арасыннан ата-аналар белән чираттагы дәрес үткәрде. Чараның максаты-аралашу компетентлыгын арттыру, башка кешеләргә карата сенситивлыкны үстерү. Дәресләрдә педагог төрле технологияләр һәм методикалар куллана. Мәсәлән, «Мин ата-ана», «Лепешка», «Роботлар», «Дөрес булмаган ил» дигән өстәл уеннары ата-аналар һәм аларның балалары проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре учета торган өлкәннәргә 02.11.2020 елдан планшетлардан файдаланып хезмәт күрсәтә башладылар. Планшетлар интернетка тоташтырылган. Гаджетлар кертү социаль хезмәткәрләргә эшне тагын да сыйфатлырак эшләргә ярдәм итәчәк. Алдан социаль хезмәткәрләрне планшетларда эшләргә өйрәттеләр.

Райондашларыбыз игътибарына бакчабыз хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән  табигать хәзинәләре, дару үләннәре һәм башка һөнәри һәм иҗади эшләр тәкъдим ителде. Шулай ук, бүген , районның оешма-предприятияләре арасында узган "АЛТЫН КӨЗ- 2020" район күргәзмәсе бәйгесендә катнашып җиңү яулаганнар да бүләкләнде. Безнең бакча «Үз- үзеңә агроном» " номинацияләрендә  1 дәрәҗә дипломга лаек булды.


3
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык. Иң мөһиме - кыйблабыз ачык, туры булсын. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр.

Кадерле дуслар! 3 - 8 нче ноябрь  көннәрендә   Бөтендөнья  акциясе “ Зур этнографик  диктант” дип исемләнгән акция  үткәрелә.  Быел акция Россиянең барлык 85 төбәгендә һәм  чит илләрдә онлайн - форматта  үткәрелә . Бөтендөнья  акциясе “ Зур этнографик  диктантта” катнашу Сездә  Туган илебез халыкларын, төрле милләттән булган туганнарыгызның , дусларыгызның   яшәү традицияләрен  якыннан белү теләген уятыр дип уйлыйбыз. Илебезнең төп байлыгы, җиңелмәс көчле булуы - халыклар дуслыгында. Бөтендөнья  акциясе “ Зур этнографик  диктантта” барлык теләгәннәр катнаша ала. Бергә булыйк! Бердәм булыйк! “ Зур этнографик  диктант”  акциясендә катнашыгыз!

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Казаклар авыл китапханәсе "Бердәм Россия" партиясенең "Кече Ватан мәдәнияте" федераль партия проекты инициативасы белән оештырылган "Бөек Җиңүнең яшь геройлары" акциясендә катнаша. 28 октябрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә «Бөек Җиңүнең яшь геройлары» дип исемләнгән буклет эшләнде. Буклетта Бөек Ватан сугышы елларындагы балаларның, шул исәптән пионер-геройларның батырлыклары турында мәгълүматлар тупланды. Бу буклетлар укучыларга таратылды һәм аңа күзәтү ясалды.

Баландыш авыл китапханәсе "Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне" Халыкара  акциясендә катнашты һәм Диплом белән бүләкләнде.

Китапханәче укучыларны  газета, журнал, мәкалә, журналист дигән төшенчәләр белән таныштырды. Балалар белән бергә газета һәм журналларның үзенчәлекле һәм охшаш билгеләрен ачыкланды. Балалар журналларының өстәмә уку, әйләнә-тирә дөнья турында кызыклы мәгълүмат алу, фикерләүне үстерү, күңел ачу һәм ял итү өчен кирәклеген ачыкладылар. Бер-бер артлы "Сабыйга","Салават күпере" журналлары, "Көмеш кыңгырау" газетасы тәкъдим ителде.

29 октябрь көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре урта һәм югары сыйныф укучылары өчен «Достоевский: штрихи к портрету» дип исемләнгән буклетлар һәм китап кыстыргычлары әзерләде. Буклетлар  китапларга реклама ясый һәм укучылрда китап укуга  кызыксыну уятырга ярдәм итә. Шулай итеп, укучыларны Достоевскийның иҗаты кызыксындырыр  дип  өметләнәбез. Китап кыстыргычларында автор турында кыскача мәгълүмат тупланса, буклетта аның әсәрләре турында сөйләнә

Яшьләрне наркотикларның зарарлы йогынтысыннан коткару һәм үсеп килүче буынны бу афәттән саклап калу максатыннан  28 нче октябрь көнне Баландыш авыл китапханәсендә   мәдәният йорты белән берлектә "Наркотиклар - хәвеф билгесе” дип исемләнгән әңгәмә уздырылды.”Без наркотикларга каршы”  дигән күргәзмә куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International