ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

8 ноябрь көнне Шармыш авылы мәдәният хезмәткәрләре «Здоровье сгубишь, новое не купишь!» дип исемләнгән спорт ярышлары үткәрде. Әлеге чара “Нескучные каникулы” акциясе кысаларында үтте. Катнашучыларга йөгерү, сикерүләр, туплар белән эстафеталар, кызыклы конкурслар тәкъдим ителде. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар. Бу ярышу чын спорт һәм сәламәтлек бәйрәме булды. Алга таба «Тизрәк, югарырак, көчлерәк» дигән спорт викторинасы һәм « Бу – нинди спорт төре?» уены узды.

Бу бәйге татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру максатыннан үткәрелә. 8 ноябрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Җәлил укулары” онлайн  үткәрелде. Бәйгедә 10 укучы катнашты, 2 укучы район турына үтте.

"АЛТЫН КӨЗ- 2020" район күргәзмәсе бәйгесендә катнашып  китапханә «Үз- үзеңә агроном»  номинациясендә  2 нче дәрәҗә дипломга лаек булды.


9
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

6 ноябрь көнне Республикабыз территориясендә яшәүче халыкларның төп законы - Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә. Конституциянең барлыкка килү тарихы, илнең Төп законы буларак формалашу этаплары турында сөйләүче күргәзмә шул уңайдан оештырылды. Күргәзмәдә укучыларга төп документның статьялары, республикабыз символлары буенча төзелгән сорауларга җаваплар табарга, хокукый табышмакларга җавап бирергә тәкъдим ителде. Биремнәргә җавапларны күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплардан һәм брошюралардан табарга мөмкин иде.

Бердәмлек төшенчәсе бергә туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкь  менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга  ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Шушы истәлекле датага багышлап Иске  Җөри  авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Бердәмлектә безнең көч” дип исемләнгән  мәглүмәт сәгате  үткәрде.

Барлыгы 4 команда катнашкан әлеге турнирда Теләче районы данын яклап, тренерлар Зәкев Ә.Х., Шәяхмәтов Ш.А. җитәкчелегендә Теләче һәм Шәтке урта мәктәбе кызлары катнашты.

   Барлыгы 4 команда (Буа, Теләче, Арча, Кукмара) арасында безнекеләр 3 урынга лаек булдылар.

 

05-07 ноябрь көннәрендә  Мамадыш  шәһәрендә  2008-2009 елгы кызлар арасында  волейбол буенча Татарстан Республикасы  беренчелеге узды. “Теләче” спорт мәктәбе тренерлары Закиев Әзһәм, Габделхаев Рәшит,  җитәкчелегендә Теләче районы данын Шәтке, һәм Теләче урта мәктәбе укучылары яклады.

5 Халыкара "Бөек этнографический диктант" мәгариф акциясе бердәмлек көненә багышлап 3-8 ноябрьдә Россия Федерациясенең барлык субъектларында онлайн форматта үтте. Диктант нәтиҗәләре Россия Федерациясенең Конституция көнендә, 2020 елның 12 декабрендә игълан ителәчәк. Акция Россиянең 85 төбәгендә һәм чит илләрдә узды. Диктант халыкның этнографик грамоталылыгын бәяләргә мөмкинлек бирә. Шармыш авылы китапханәчесе белемен сынап карарга булды һәм бу чарада катнашты.

Ул – Республикабызның төп кануны, законнарыбызның нигезе һәм дәүләтебезнең таянычы..  Әлеге дата  уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә  “Конституция - мөстәкыйльлек билгесе” дип исемләнгән  патриотик  сәгать узды. Анда Республиканың күренекле урыннары, символлары (флагы, гербы, гимны) турында сөйләнелде. Кичә азагында катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук китапханәдә куелган китап күргәзмәсе белән таныштылар.


5
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 нче елның 30 нчы октябрендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты (Саба һәм Теләче районнары, муниципаль район) белән берлектә, Теләче муниципаль районы җирле үзидарә органнары һәм оешма (учреждение, предприятие) хезмәткәрләре белән берлектә, Теләче муниципаль районы җирле үзидарә органнары һәм оешмаларының (учреждение, предприятие) хәрби-учет хезмәткәрләре белән берлектә, хәрби-учетта торучы хезмәткәрләре белән дәрес үткәрде. Дәрес барышында 2020 елда беренчел хәрби исәпкә алуны иң яхшы оештыру смотр-конкурсына йомгак ясалды. Авыл җирлекләре арасында беренчел хәрби исәпкә алуны башкаруны контрольдә тоту нәтиҗәләре буенча Теләче авыл җирлеге, «Теләче РҮХ»ДАССОның оешмалары арасында иң яхшысы дип танылды. Шулай ук хисап бирү, аларның сроклары һәм үтәлеш тәртибе мәсьәләләре дә кузгатылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International