ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

14 -15 нче ноябрь көнне  Казан шәһәрендә Теләче урта мәктәбе яшь спортчылар командасы   Бөтенроссия спорт ярышларында  футбол буенча  II урынны яулады. Команда составында Теләче урта мәктәбе укучылары, студент яшьләр  һәм  физкультура укытучылары   Р.Р. Хәкимов , Б.Р. Салахиев , футбол буенча тренерлар   И.К.Назмутдинов  и И.И. Вафин. чыгыш ясадылар. Котлыйбыз!


15
ноябрь, 2020 ел
якшәмбе

13 нче  ноябрь көнне Теләче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф  укучылары Байлар Сабасында урнашкан аграр колледжында  кызыклы сәяхәттә булып кайттылар. Укучылар  җитәкчеләрче А.М. Гильфанова һәм А.Н. Зиганшина белән берлектә Саба аграр колледжы укучылары чыгышын карадылар, укыту – тәрбия эшләре  белән таныштылар.Сабага  сәяхәт барысына да  бик ошады.

“Родник” халыкка Комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече А.Х. Кашапова Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә консультатив көн үткәрде. Бу көнне консультатив ярдәм сорап авыл халкы балаларга түләү алу һәм социаль контракт нигезендә социаль ярдәм алу тәртибе буенча мөрәҗәгать итте. Авыл җирлеге сәркәтибе белән социаль участокта социаль хәл мониторингы үткәрелде. Консультатив көн эшенең бер принципларыннан берсе - ерак авылларда яшәүче балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең мөмкинлеге.

12 нче ноябрьдән 13 нче ноябрьгә кадәр «Батыр» спорткомплексында 2009-2010 елларда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабы узды, анда 9 команда катнашты. Теләче муниципаль районы өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбиров җитәкчелегендә Теләче һәм Үзәк урта мәктәпләреннән килгән егетләр катнашты.

Уен нәтиҗәләре буенча безнең команда 3 нче урынны яулады. 1 нче урында Мамадыш командасы, 2 нче урында Биектау командасы.

Мәдәният хезмәткәрләре яшьләр белән коррупциянең килеп чыгу сәбәпләрен, әлеге күренешкә каршы көрәш ысуллары турында сөйләштеләр. Шулай ук коррупциягә каршы көрәшне яктырткан материаллар туплап күргәзмә дә төзелде.


12
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бү атнада Теләченең 2нче балалар бакчасында  III Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең 1 туры узды. Балалар бик матур һәм сәнгатьле итеп туган телләрендә М. Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр. Жюри тарафыннан югары бәяләнгән чыгышлар, видеоматериал рәвешендә, район этабына юлланачак.

12 ноябрь  көнне  Теләче урта мәктәбендә  кулланучылар белемнәрен күтәрү буенча класстан тыш чара үтте. 8 нче сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәрен күтәрү буенча класстан тыш чараны  Татарстан  Республикасы Госалкогольинспекциясе Арча территориаль органы хезмәткәре Р.Р. Хөснетдинова үткәрде.

Теләче беренче номерлы балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемендә "Кечкенә экологлар барысын да белә" проекты кысаларында "Кошлар ашханәсе" дигән күргәзмә оештырылды. Әти-әниләр ярдәме белән күп кенә җимлекләр ясалды. Җимлекләрне бакчабыз янындагы агачларга һәм үзебезнең бакчадагы метео мәйданчыкка әти-әниләребез, балалар белән элдек. Көн дә төрле-төрле ярмалар белән кошларыбызны сыйлыбыз. Ә без, балалар белән нинди кошлар килгәнен, аеруча нинди азык яратуларын күзәтеп барабыз.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Айдар авыл китапханәсе "Бөек Җиңүнең яшь геройлары" дип исемләнгән акциядә актив катнашып килә. 11 ноябрь көнне балалар өчен "Леня Голиковның батырлык тарихы" дигән мини-презентация  күрсәтелде һәм герой-пионерлар турында буклетлар таратылды. Презентация барышында балаларга  Бөек Ватан сугышында катнашкан Герой пионерлар, аларның фронттагы һәм дошман тылындагы  батырлыгы  турында сөйләнде.


11
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

11 нче ноябрь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы 4 нче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы  Н.Н. Хаҗипов  алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе И.Х. Хамидуллин, район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Р.Р. Гусамов, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе И.С. Зарипов, Теләче муниципаль районының җаваплы җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International